Мин совет чорында тәрбияләндем. Ул замандагы илдәге яшьләрнең күпчелеге кебек комсомол да булдым. Әле дә комсомол булган ул елларым өчен үкенмим.
Комсомолга теләсә кемне алмыйлар иде. Урта мәктәптә укып йөргән чагым. Башта класстан берничә уку алдынгысын алдылар. Икенче төркемгә мин дә кердем. Уставны, яшьләр оешмасы җитәкчеләренең исем-шәрифләрен һәм безне кабул иткәндә сораулары ихтимал башка кайбер мәгълүматларны ятлап алдык. Кышкы зәмһәрир суык көн. Район комитетында комсомолга алу көне атнага бер генә. Үч иткәндәй авылдан район үзәгенә барырга машина юк. Колхозның автобусы ватылган. Тентлы, ягъни өсте брезент белән ябык йөк машинасын бирергә теләмиләр. Комсомолга барырга тупланган төркемебез белән колхоз идарәсе ишеге төбендә таптанып торабыз. Мәктәпнең комсоргы чыгып машина булмаячагын хәбәр итте. Мин ачуланып колхоз рәисе бүлмәсенә юнәлдем. Колхоз рәисе Галимов Шамил Мияссәр улының (соңрак ул район башлыгы да булды) кабинетына килеп кердем, эшне аңлатып бирдем. “Беләм, көн суык булу сәбәпле, сезне юлга чыгара алмыйм”, – дип елмая. Мине кайгырып басып торам, ә ул елмая! Атнага бер генә көн комсомолга кабул итү көне булганда ничек итеп атна буе комсомол булудан мәхрүм буласың инде?! Бер атна ничек түзмәк кирәк! Ләкин колхоз рәисе: “Өлгерерсез әле, сезнең сәламәтлегегез мөһимрәк”, – дип чыгарып җибәрде. Берничә айдан барыбер комсомол булдык. Дөнья бетмәде. Комсомол булу өчен шулай ашкынып тордык. ВЛКСМны Вәли лапаста кәҗә савып маташа дип көлсәк тә, аның сафларында булырга омтылдык. Ул чакта комсомол сафларында 36 миллион кеше тора иде. Дөньяның башка бер генә илендә дә бу кадәр күп әгъзасы булган яшьләр оешмасының булганы юк.
Комсомол тәрбия дә бирде, хезмәткә, белем алуга да дәртләндерде, бер үк вакытта илнең идеологиясенә дә хезмәт итте. Яшьләр үзләрен чын-чынлап илнең киләчәге итеп тойды һәм ил сулышы белән яшәде.
Комсомолның плюслары да, минуслары да җитәрлек. Төп плюслары – наданлыкны бетерү, зур төзелешләрдә эшләү, илне саклаудагы батырлыклар. Студент төзелеш төркемнәрен генә алыйк. Анда түләнгән акчадан керемгә һәм баласызлыкка (бездетность) салым алынмый иде. Бер генә мисал – Русия Президенты Владимир Путин 1972 елның җәендә Коми АССРында студент төзелеш төркемендә ай ярым эчендә 900 сум акча алган. Ил буенча ул елларда уртача хезмәт хакы 200 сум булган. Студентлар бездә дә аз акча алмадылар.
Комсомол романтика, ялкыннары күккә җиткән учаклар, ударниклар, БАМ, энтузиазм, макулатура җыю гына түгел... Ул формалистлар, карьеристлар, кайбер лидерлар үстергән тулы бер конвейер да булды. Комсомол элитасының зур вәкилләре дәүләтнең өсте аска килгәч ил байлыгын үзләштерүнең беренче сафларында булдылар...
Ләкин ничек кенә булмасын, комсомол безнең яшьлегебезнең бер өлеше. Шуңа да мин аны якты истәлекләр белән искә төшерәм.
Мөнир ВАФИН фотосы.