Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2023, 11:15

Мигрантларга контроль көчәя

Чит илдән Русиягә килеп эшләүчеләр турындагы мәгълүмат электрон реестрга теркәләчәк.

Мигрантларга контроль көчәя
Мигрантларга контроль көчәя

Кичә Русия Премьер-министры Михаил Мишустин, федераль министрлыклар, ведомстволар һәм илнең кайбер төбәкләре башлыклары катнашлыгында профильле стратегик сессия үтте. Анда миграция өлкәсе нечкәлекләре турында фикер алыштылар.

Иң мөһим юнәлешләр түбәндәгечә:

- миграция процесслары белән идарә итүнең барлык системасы санлы трансформация узачак (мигрантлар һәм аларның эш бирүчеләре турындагы барлык мәгълүматлар электрон реестрларга керәчәк);

- дәүләт органнарының чит ил гражданнары белән үзара хезмәттәшлеге онлайн-форматта узачак;

- чит илдән килгән хезмәткәрләрне,  куркынычсызлык һәм җинаятьчелек мәсьәләләрен контрольдә тоту тамырдан көчәячәк;

- мигрантларның мәдәни һәм социаль адаптациясенә җитди игътибар булачак, рус теленә басым ясалып,  җирле кыйммәтләргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләнәчәк.

Фото: Freepik.

 

Мигрантларга контроль көчәя
Мигрантларга контроль көчәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: