Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2023, 21:02

Уфаны уенчыклар басты!

Уфалылар һәм башкала кунаклары уенчыклар белән уйнап, мультфильм геройлары белән фотога төшеп, балалар җырлары башкарып, уенчыклар тегеп бала чакларына кайта ала. Бу мөмкинлекләрне “Әйдә уйнарга!” бөтенрусия фестивалендә тормышка ашырырга мөмкин.

Уфаны уенчыклар басты!
Уфаны уенчыклар басты!

Уфда 14 сентябрь “Әйдә уйнарга!” дип аталган Бөтенрусия фестивале ачылды. Ул 17 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Чара башкаланың Совет мәйданында уза. Балалар тәрбияләүдә уенчыкларның өлешен үстерү уңаеннан оештырылган бу чарада фән, мәгариф, сәнәгать тармаклары белгечләре дә катнаша. Фестивальдә Русиянең балалар уенчыклары җитештерүчеләре һәм остаханәләр уенчыклар күргәзмәсе  һәм алар белән сәүдә итүне оештырган. Чарада осталык дәресләре уздырыла, балалар телестудиясе эшли, спорт чаралары гөрли, балалар төркемнәре мәдәни чаралар тәкъдим итә. Чараның максаты – балалар өчен хәвефсез уенчыклар чыгаруны арттыру, Башкортстанда һәм Русиядә җитештерелгән уенчыкларны тәкъдим  итү.

Фестивальдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул:  “Балалар уенчыклары сыйфатлы, кызыклы һәм аңлаешлы булырга тиеш”, – диде.

Фестиваль кысасында мультфильм геройлары катнашлыгында тантаналы йөреш тә узды. Анда башкала театрлары артистлары, шул исәптән “Нур” актерлары да катнашты.

Бүген Уфага Русия Президентының балалар хокуклары буенча вәкиле Мария Львова-Белова килде. Ул ятим балалар проблемалары буенча Идел буе федераль округы киңәшмәсе эшендә катнашты. Анда  ятимнәрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә зур урын бүленде.

Бүген Идел буе федераль округындагы төбәкләрдән 500гә якын ятим бала килде. Алар “Балалыкны кайтару” дигән чарада катнашты.

Уфаны уенчыклар басты!
Уфаны уенчыклар басты!
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: