

Башкортстанның Язучылар союзы "Заман авазы" дип аталган яңа конкурс игълан итте. Бәйгегә илсөярлек темасына багышланган әсәрләр кабул ителә. Приз фонды – 1 200 000 сум. Проект Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә оештырыла.
Иҗади конкурста Башкортстан Язучылар союзы әгъзалары гына катнаша ала. Башкорт, урыс, татар телендәге әсәрләр кабул ителә. Алар дүрт жанрда була ала:
- күләмле проза (роман һәм повестьлар);
- кечкенә күләмле проза (хикәя, эссе);
- шигрият (поэма, шигъри шәлкем);
- "Балалар өчен иң яхшы әсәр" номинациясе.
Һәр категория буенча өч урын һәм бер "Балалар өчен иң яхшы әсәр" номинациясе билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә китап чыгару я техника алу өчен 50 000-200 000 сумлык сертификатлар тапшырылачак. Моннан тыш, иң яхшы әсәрләр махсус җыентыкта басылачак.
Эшләр 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 2024 елның мартында билгеле булачак.
Белешмә өчен электрон почта: soyuz.pisatelei@mail.ru (хатны «Голос эпохи» дип билгеләргә).
Телефон: 8-937-471-41-76 (Искандәр Рамил улы Хәсәнов).