Җәмгыять
3 Августа 2023, 04:50

Асрауга бала ал. 26 345 сумга...

Ел башыннан Башкортстанда 650 гаилә тәрбиягә бала алган. Аларга бер тапкыр түләнә торган финанс ярдәменә дәүләт 5 миллион сумнан артык акча җибәргән.

Асрауга бала ал. 26 345 сумга...Асрауга бала ал. 26 345 сумга...
Асрауга бала ал. 26 345 сумга...

Русия Социаль фондының Башкортстан идарәлеге хәбәр итүенчә, 2023 ел башыннан Башкортстанда 650 гаилә тәрбиягә бала алган. Аларга бер тапкыр түләнә торган финанс ярдәме күрсәтү өчен фонд 5 миллион сумнан артык акча юнәлткән.

Бу акча – балаларны уллыкка алучыларга, шулай ук аларның опекуннары, попечительләренә бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы. Уллыкка алучылар Русия гражданнары булырга һәм даими рәвештә Русия территориясендә яшәргә тиеш.

Акча бер тапкыр гына бирелгәнгә, аның төгәл күләме бар. Башкортстанда ул 26 345 сум 38 тиен тәшил итә. Әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алса, пособие аларның һәрберсенә тиеш. Шуны да әйтик, инвалид баланы, 7 яшьтән өлкәнрәк баланы яисә берничә бертуганны уллыкка алучылар өчен пособие күләме 201 300 сум 21 тиен тәшкил итә.

Бер тапкыр бирелә торган пособиене алу өчен Русия Социаль фондының клиент хезмәтенә яки МФЦга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза тапшыручыдан баланы уллыкка алу турындагы суд карары яки баланы опекага (попечительлеккә) бирү турындагы администрация карары яки тәрбиягә бала алучы гаилә корылу турындагы карар күчермәсе таләп ителәчәк. Калган документларны Социаль фонд белгечләре үзләре җыячак. Шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе җибәрелә).

Шунысы мөһим, гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән көннән башлап 6 ай эчендә тапшырырга кирәк. Пособиене билгеләү турындагы карар гариза бирелгәннән соң 5 эш көне эчендә кабул ителә. Кирәкле документлар һәм белешмәләр җитешмәгән очракта документларны карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризадагы дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтелсә, я аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә кирәкле документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

Фото: metr12.ru

Асрауга бала ал. 26 345 сумга...
Асрауга бала ал. 26 345 сумга...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас