Җәмгыять
14 Июля 2023, 08:35

Гаепсезгә 13 ел төрмәдә утыру 550 миллион сум торамы?

Уфада яшәүче 85 яшьлек Фаткулла Исхаков төрмәдәге мораль югалтуларын нәкъ шул суммага бәяләгән.

Гаепсезгә 13 ел төрмәдә утыру 550 миллион сум торамы?Гаепсезгә 13 ел төрмәдә утыру 550 миллион сум торамы?
Гаепсезгә 13 ел төрмәдә утыру 550 миллион сум торамы?

Фаткулла Исхаков 64 ел элек нахакка гаепләнеп, 13 ел гомерен төрмәдә үткәрә. Чын гаепле кеше бары тик гомеренең азагында гына дөресен әйтә. Вакыйганың тарихы түбәндәгечә.

Бу хәл 1959 елда Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылында була. Җәйге көннәрнең берсендә авыл егете Наил самогон эчеп, көнләшеп шушында яшәүче кызын һәм аның әти-әнисен лезвие белән кискәли. Куркынган кыз, ярдәм сорап, күршесе Фәткулла янына йөгереп керә. Ул беренче ярдәм күрсәткәндә, ыгы-зыгыда өйдәге әйберләр кан белән буяла. Бәхеткә каршы, берәү дә үлми.

Иртә белән Фаткулланың өенә милиция килеп керә. Имеш, ялган шаһитлар аның төнлә авыл буйлап исереп йөргәнен күргәннәр. Кан тапларын күргәч, милиционерлар куркып калган авыл малаен кулга алып, бүлеккә алып китәләр. Эшне бик тиз тикшерәләр, тик Фәткулла файдасына түгел. Зыян күргән хатын-кызлар аңа каршы күрсәтмә бирмәсә дә, Фәткулла җинаятьче дип таныла. Җинаять коралы дип көтмәгәндә балтаны атыйлар! Нәтиҗәдә, егетне үтерүгә һөҗүм итүдә гаепле дип таныйлар һәм халык суды аны 15 елга иркеннән мәхрүм итә. Чын җинаятьче, шулай итеп, иректә кала. Берничә айдан соң Фәткулланың авырлы хатыны үлә, ә аның ике яшьлек улы ятим кала. Бер гаепсез килеш ул 13 ел буена төрмәдә утыра һәм вакытыннан алда азат ителә.

Фәткулла, иреккә чыккач, улын тәрбияли башлый (балага инде 15 яшь тулган була!) һәм эшкә урнаша. Ир-ат тормышын җайга сала, эшкә урнаша, икенче тапкырга өйләнә. Балалары туа.

2012 елда гаҗәп хәл була. Чын җинаятьче Наил үз гаебен танып прокуратурага гариза яза. Озак вакыт узганлыктан, ул җаваплылыкка тарттырылмый. Русия законнары буенча хәтта аеруча авыр җинаятьләр буенча да “срок давности” 15 ел тәшкил итә.

Наил Фәткулла белән дә очраша һәм аннан гафу сорый. Ә бер елдан соң ялгызлыкта вафат була. Җинаятьчегә Аллаһ яшьлек гөнаһлары өчен җәза бирә – ул гаилә кора алмый.

Фаткулла ярты гасырдан артык гаделлекне кайтарырга тырыша. 2019 елда аның эшен Башкортстанның Югары судында карыйлар, ләкин аны акламыйлар. Тикшерү комитеты бабайның ялган гаепләү һәм фальсификация корбаны булуын таныса да, прокуратура эшне яңадан карарга рөхсәт итми. 2022 елның җәендә эш Русия Югары судының президиумында карала. Эшне карау яңадан башлана, әмма хөкем карары гамәлдән чыгарылмый.

Үзенең адвокаты Виталий Буркин белән бергә пенсионер ахырга кадәр барырга карар кыла. 2023 елның мартында ул Русия Югары суды рәисе Лебедевка эмоциональ мөрәҗәгать яздыра.

– Гомерем буе сорыйм: нигезсез һәм законсыз хөкем карарын гамәлдән чыгарыгыз, миңа реабилитация алырга мөмкинлек бирегез. Мине бер гаепсезгә мәсхәрәләү инде 64 дәвам итә. Бу дөньяны тыныч күңел белән ташлап китим! – ди ул күз яшьләре белән.

Ниһаять, 64 елдан соң, 25 майда Русиянең Югары суды җинаять эшен яңадан карап Фәткулла Исхаковны гаепсез дип таный. Шулай итеп, пенсионер, рәсми рәвештә аклана. Хәзер Фәткулла Исхаков мораль югалтуларын кайтару өчен судка мөрәҗәгать иткән. Төрмәдәге 13 ел гомерен ул 550 миллион сумга бәяләгән. Чын гаепле кеше вафат булу сәбәпле, җавап бирүче булып Русиянең Финанс министрлыгы чыгыш ясый. Бу хакта кичә Фәткулла Исхаковның адвокаты хәбәр итте.

– Фәткулла Исхаков очрагында инде гаеплеләрне җәзага тарттыру мөмкин түгел. Бөтен алдакчы фальсификаторлар да вафат. Ә Фәткулла Исхаков үзенең сызлануларын 550 миллион сумга бәяләде. Молодец, Бабай! Тормыш әле башлана гына, – дип язган аның юристы.

Чыганак: КП Уфа

Гаепсезгә 13 ел төрмәдә утыру 550 миллион сум торамы?
Гаепсезгә 13 ел төрмәдә утыру 550 миллион сум торамы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас