Җәмгыять
24 Июня 2023, 12:59

Алга – авылга!

24 июнь Уфада Русия һәм Белоруссия яшьләре форумы эшен башлады.

Алга – авылга!Алга – авылга!
Алга – авылга!

Анда 18дән алып 35 яшькә кадәр булган 500 кеше катнаша. Форумны тантаналы ачуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты һәм тәбрикләү чыгышы ясады.

Яшьләр чарасы дүрт юнәлештә бара: авыл яшьләре, патриотик хәрәкәт, яшьләр иҗаты һәм балалар, яшьләр, студентлар берләшмәләре эшчәнлеге.

Иң кызыклы сөйләшү “Авыл яшьләре” стратегик сессиясендә узды. Анда төп сүз авылга яшьләрне җәлеп итү, алар өчен уңайлы шартлар тудыру турында барды.

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының фән һәм мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Константин Пресняков авылга инвестицияләр җәлеп итү, авылны торгызу, яшь белгечләрне җәлеп итү программалары турында мәгълүмат бирде.

Спикерлар Русия һәм Белоруссиядәге авыл яшьләре эшчәнлеге һәм проблемалары турында тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

– Авылда яшьләр бик аз кала. Моның төп сәбәбе эш урыннары һәм лаеклы хезмәт хакы, инфраструктура булмауга бәйле. Безнең төп эш юнәлешләре шулардан чыгып билгеләнергә тиеш, – диде

Русия авыл яшьләре хәрәкәте лидеры, чыгышы белән Чиләбе өлкәсеннән булган Владислав Уланов. Ул Чиләбе өлкәсе тәҗрибәсе белән дә бүлешеп, губернаторның яшьләр башлангычларына ярдәм итүе, кайберләрен үзе куратлорлык итүе турында сөйләде.

Белоруссия ягы да үз тәҗрибәләре белән бүлеште. Белоруссия яшьләре берлеге секретаре  Вероника Гудкова авылдагы алдынгы кешеләр белән эшләү турында кызыклы фикерләрен белдерде:

– Бездә чәчү, уңыш җыю вакытында көн саен кемнең күпме җир сөргәне, уңыш җыйганы билгеләнеп бара. Атна  нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр янына барып, бүләкләп кайтабыз. Мәсәлән, иң күп иген иккән комбайнчы янына барып, аны 10-15 минут эшеннән бүлеп, бүләкләп кайтабыз, чараны үзәк телевидение аша күрсәтәбез. Бүләк тапшыруга  күренекле кешеләрне дә алып барырга тырышабыз.

Күрше Удмуртия яшьләре хәрәкәте лидеры авыл хуҗалыгындагы матди кызыксындырулар турында атап, иң акчалы һөнәрләр трактор йөртүче, агроном, зоотехник, ветеринар һәм ясалма орлыкландыручы булуын әйтте. Аның сүзләренчә, тракторчыларның иң югары хезмәт хакы 177 мең сум булган алдынгы хуҗалыклар бар.

Башкортстанда авыл яшьләре хәрәкәте соңгы елларда гына оешкан. Аның беренче адымнары турында оешма җитәкчесе Рафик Еникиев сөйләде.

– Без авыл яшьләре хәрәкәтен 2021 елда башладык. Шушы кыска гына вакытта да күп кенә федераль һәм төбәк проектлары гамәлгә ашырыла башлады. Мәсәлән, “Минем кече ватаным” конкурсы, “Авыл. Үсеш территориясе”, “Иҗади авыл”, “Авылларны үстерү остаханәсе” кебек проектлар тормышка ашырыла. Безнең штаб Башкортстан авыл хуҗалыгы университетында урнашкан. Бүген авыл тормышы күпкә башка. Анда заманча техникалар эшли, санлы технологияләр кертелә.  Шуңа авылда эшкуарлык белән шөгыльләнү, бизнесны планлаштыру  өчен даими уку курслары оештырып торабыз. Алар фермерлык, авыл хуҗалыгы азыклары җитештерү, халык иҗаты, спорт, ялны оештыру, туризм һәм сәүдә өлкәләре буенча уздырыла, – диде  Башкортстанда авыл яшьләре хәрәкәте  җитәкчесе Рафик Еникиев. Ул чыгышын  “Алга  – авылга” дип тәмамлады.

Яшьләр форумының калган сессияләре дә эшлекле шартларда уза. Кунаклар Башкортстан ягының чараны югары дәрәҗәдә оештыруын билгели.

 

Мөнир ВАФИН фотолары.

Алга – авылга!
Алга – авылга!
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас