Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2023, 14:58

Дипломнарны җәен саныйлар

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында бакалаврлар һәм магистрлар диплом эшләрен яклады.

Дипломнарны җәен саныйлар
Дипломнарны җәен саныйлар

Быел чыгарылыш квалификация эшләрен яклау процедурасына 10 бакалавр һәм 3 магистрант чыкты. Быелгы чыгарылыш бакалаврлары инде гади филологлар гына түгел, ә махсус әзерлек үткән югары квалификацияле педагоглар да. Моңа кадәр университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы “Филология” белгечлеге буенча белгечләр әзерләсә, быелгы чыгарылыш “Педагогик белем бирү. Ике профильдә: татар теле һәм әдәбияты, рус теле” юнәлеше буенча әзерләнде. Бу чыгарылыш квалификация эшләренең темаларында ук күренде. Алар һәммәсе дә мәктәпләрдәге уку-укыту процессы белән бәйле иде. Ун дипломчының сигезе диплом эшләрен – “бишле”гә, икесе “дүртле”гә яклады.

Магистратураның “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” белгечлеген быел өч студент тәмамлады. Бу инде – югары белем алуның икенче баскычы. Магистратура белеме яшьләргә үз һөнәри омтылышларын педагогик хезмәттән тыш юнәлешләрдә – мәсәлән, журналистика өлкәсендә, радио һәм телевидениедә, матбугатта, дәүләт хезмәтләрендә тормышка ашыру мөмкинлеген бирә. Шулай ук карьера баскычлары буенча атлау өчен дә (директор, директор урынбасары вазыйфасына күтәрелү, югары категория алу һ.б) магистратура дипломына ия булу мәҗбүри шарт булып тора. Ике елга сузылган магистратура программасын тәмамлаган өч студентның икесе “кызыл” дипломга ия булды. Алар һәммәсе дә алган белемнәренең һәм дипломнарының игелеген күрсеннәр иде дип телисе килә.

Әлеге көндә Уфа Фән һәм технологияләр университеты “Педагогик белем бирү. Ике профильдә: татар теле һәм әдәбияты, рус теле” юнәлеше буенча гаризалар кабул итүне башлады. Быел биредә бюджет исәбенә 15 студент белем алачак. Былтыр аларның саны 10 иде. Бюджет урыннарының артуы мәктәпләрдә ике телне дә камил белгән укытучыларга ихтыяҗ зур булуы белән аңлатыла. Әгәр дә сез алдагы 5 ел тормышыгызны күңелле һәм файдалы итеп уздырырга теләсәгез, ашыгыгыз! Уфа университетының филология факультетындагы татар-рус бүлеге сезне көтә!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Дипломнарны җәен саныйлар
Дипломнарны җәен саныйлар
Дипломнарны җәен саныйлар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: