

Артур Батыров, Андрей Стручков, Данил Федоров, Айнур Холматов, Дамир Садыйков, Рәдис Сәйфуллин, Рөстәм Фәткуллин барысы да батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен үлгәннән соң Батырлык һәм генерал Шәйморатов орденнары белән бүләкләнгән.
Республика җитәкчесе һәлак булган батырларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
“Барлык Башкортстан халкы исеменнән чын ир-атлар тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ирләрегез, улларыгыз – барысы да геройлар һәм аларның исемнәре мәңгеләштерелергә тиеш. Алар яшәгән йортларда, укыган мәктәпләрендә истәлек такталары урнаштырырга, аларны тантаналы шартларда ачарга кирәк. Махсус хәрби операциядә катнашучы геройларның район үзәгендә үз аллеясы барлыкка килергә тиеш”, – диде төбәк башлыгы.
Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Дамир Садыйков, Рәдис Сәйфуллин, Рөстәм Фәткуллин, Айнур Холматовка һәлак булганнан соң бирелгән генерал Шәйморатов орденнарын туганнарына тапшырды.
“Безнең төп бурычыбыз – Башкортстанның батыр улларын онытмау, ата-аналарын, гаиләләрен һәм балаларына игътибар күрсәтү, алар турында даими кайгыртып тору”, – диде Радий Хәбиров.
Чыганак: Башинформ.