

2020 елдан башлап берничә ел дәвамында Башкортстанда шәһәр һәм район хастаханәләренең техник һәм офтальмологик бүлекләре җиһазландырыла, аларга ремонт ясала, табиблар үз квалификациясен күтәрә. Хәзерге вакытта республикада күз авыруларын дәвалау челтәре барлыкка килгән. Ул 15 районара офтальмолгия үзәгеннән тора. Бу үзәкләрдә күз авыруларыннан интегүче пациентларга үз вакытында ярдәм күрсәтелә: катарактага операцияләр ясау, ясалма хрусталик кую, хирургия ярдәме алу һәм башка бик күп мөмкинлек бар. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үз социаль челтәрләрендә язган.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, офтальмологик профиль буенча югары технологияле медицина ярдәме элек Уфаның кайбер медучреждениеләрендә генә башкарылса, 2023 елда әлеге ярдәмне Ишембай, Малаяз, Салават, Стәрлетамак һәм Сибайда да алырга мөмкин булачак.
Чыганак: Башинформ.