

Әлеге чара быел Русиядә игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы”на багышланып, Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, республиканың Туган тел укытучылары ассоциациясе, Уфа Фән һәм технологияләр университеты, УФһТУның Стәрлетамак филиалы тарафыннан оештырылды. Конкурс ике этапта үтте. Беренче, читтән торып узган этапта, катнашучылар үзләренең педагогик эшләнмәләрен Интернет аша жюри хөкеменә җибәрделәр. Бәйгечеләрнең педагогик эзләнүләрен чагылдырган эшләр республикабыз мәктәпләреннән тыш, Татарстаннан, Пермь краеннан, Оренбург, Түбән Новгород өлкәләреннән килгән иде. Жюри шулар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алып, бүген узган йомгаклау этабына чакырды. Кемнәр соң алар:
Бәйгечеләрнең һәркайсы туган татар телен укыту процессын яңа яссылыкта ачты: чыгышлар арасында уку барышында мәгълүмати карта, санлы технологияләрне файдалануга, диалогик сөйләм үстерүгә багышланганнары да, уку әсбаплары төзү тәҗрибәсе белән уртаклашканнары да, халык педагогикасы, татар телендәге балалар театры оештыру аша укучыларны әдәбиятка җәлеп итү мөмкинлекләре белән таныштырганнары да бар иде. Жюри әгъзалары барлык чыгышларны да тыңлап чыкканнан соң җиңүчеләрне билгеләде. Алар өч дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.