Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2023, 10:42

Галәмнән сәлам

Актриса Юлия Пересильд әйтүенчә, космоска очар алдыннан аңа нотариуста васыятьнамәгә кул куярга һәм кызларына хат язарга туры килгән. 

Галәмнән сәлам
Галәмнән сәлам

Кичә Космонавтика көнендә Мәскәүнең "Октябрь" кинотеатрында "Вызов" фильмы премьерасы үтте. Чарага фильмны төшерү төркеменә, катнашкан артистларны, телевидение журналистларын чакырганнар.

Картина прокатка 20 апрельдә генә чыгачак, ә аның хакында  сүз байтактан тынмый. Ник дигәндә, бу  дөньяда беренче тапкыр галәм киңлегендә төшерелгән кинофильм.

Фильмның бер өлешен Җирдән 400 км ераклыкта, МКС бортында әзерләгәннәр. Орбитада 12 көн эчендә 40 минутлык видеотасма төшерелгән.

Моның өчен актриса Юлия Пересильд һәм картина режиссеры Клим Шипенкога галәмгә очарга туры килгән. Юлия Пересильд әйтүенчә, аңа иң кыены галәмгә очарга карар иткәч, нотариуста васыятьнамәгә кул кую, ире, ике кызы, әнисе белән хушлашу булган.

Галәмнән сәлам
Галәмнән сәлам
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: