Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2023, 10:54

Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (Ахыры)

Ул җиргә капланды да, тәкатьсез калып, сулкылдап еларга кереште.

Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (Ахыры)
Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (Ахыры)

Июнь аеның бер иртәсендә Әмир карт көчекләрнең гадәти булмаган сыена юлыкты. Алар, берсе-берсенә ырылдап, куян түшкәсен бүлешәләр иде. Бу кышкы ак тунын җәйге соры тунга алыштырган шактый зур үр куяны иде.

Әмир гаҗәпләнүдән бигрәк куркуга калды. Әлеге сыйны аларның әтиләре алып килүенә шик юк иде.

Альфа, балаларының куян түшкәсе белән тарткалашуына исе китмичә тыныч кына бер читтә ятып тора. Әйтерсең көн саен алар шундый сыйдан авыз итәләр. Бәлкем,, чыннан да беренче тапкыр түгелдер? Бүреләр гадәттә балаларына ризыкны ашказаннарында алып киләләр, ул анда ярым эшкәртелгән була. Бәлки, моңа тикле көчекләрнең әтисе дә азыкны ашказанында китергәндер, шуңа Әмир карт та сизмәгәндер? Бүген исә бүре, көчекләр чын-чынлап ау тәмен тойсыннар өчен, ярым тере үр куянын алып килгәндер? Димәк, әтиләре аларны онытмый, һәрдаим кайгыртып тора... Тагын берничә көннән көчекләрнең әрлән гәүдәсе белән уйнаганын күргәч, Әмир карт моның чыннан да шулай икәненә ышанды.

Ләкин шунысы гаҗәп: ыгы-зыгылы бакчага килеп йөрергә ничек батырчылык итә икән ул бүре? Мөгаен, эшләп арган бакчачы халкы татлы йокыга талгач тәвәккәллидер...

Бу килеп йөрүләр ни белән бетәр иде – әйтүе кыен. Сизелми генә җәй дә үтте, алтын көз дә җитте; көз үзе белән кайгылы хәл алып килде.

Көзнең пәрәвезләр очырган күркәм чагы иде. Яңгыр да яумый, кояш та сүрелми. Бу – әбиләр чуагы. Менә шундый бер дигән вакытта Альфа дөньядан китеп барды. Шушы акыллы карт эт якты дөньяны калдырды. Әгәр бәйдә тормаган булса, хуҗасына кыенлык китермәү өчен, барлык акыллы җан ияләре кебек, читкә китәр, аягын читтә сузар иде ул. Альфа, башын алгы тәпиләренә куеп, гүя йокыга гына талган... Эндәш кенә, хәзер колагын торгызыр, шундук торып та басар кебек. Ул бит, чыннан да башын һәрвакыт алгы тәпиләренә салып йоклый иде. Ул төштәге кебек кенә, газапланмыйча гына, соңгы сулышын алган. Әмма этнең күз төбендә, төнге кырауда туңган сыман, энҗедәй ике яшь бөртеге эленеп тора. Әйе, аяк очыңда балаларың уйнап йөргәндә, дөнья белән бәхилләшү шундый кызганыч булгандыр... Ләкин, нишлисең, табигать тарафыннан бирелгән котылгысыз рәхимсезлек бу. Әле картлыктан берәүнең дә качып котыла алганы юк. Җитмәсә, бер явыз тарафыннан яраланып куюы күпме көч-куәтен алды. Балалары хакына гына яшәде бит ул шушы көнгәчә. Әйе, аңа бу нарасыйларны калдырып китү ансат булмагандыр.

Әмир карт Альфа хөрмәтенә соңгы патроннарны атты. Этне ул бакчада җирләде.

Күктә беренче йолдызлар кабынды, шунда бакча тынлыгын үзәк өзгеч улау авазы телеп үтте. Ул шундук урманга барып бәрелде, һәм, кайтаваз булып, бакча белән урман арасында яңгырап торды. Сагышлы улау авазы... Ул еш кабатланды. Кабатланган саен күңелнең нечкә кылларына кагылды. Аны ялгыз гына тыңлау мөмкин түгел иде һәм Әмир карт, әйдә калсам акылдан шашмагаем дип, бакчага чыкты. Ләкин анда булып анда, шушы бер иркен җирдә, үзен кая куярга белмәде. Ул җиргә капланды да, тәкатьсез калып, сулкылдап еларга кереште.

Көзнең еламсырап торган күңелсез иртәсе, һәм ниндидер күңелгә шом салгыч, авыр тынлык. Әмир карт тәрәзәдән Альфа күмелгән нәни калкулыкка – кабергә күз салды һәм анда ниндидер кара шәүлә күрде. Шәүлә түгел – сузылып яткан бүре иде ул. Ышануы авыр, әмма бу, чыннан да, дусты каберенә янәшә ятып үлгән һәм

Альфа урынына ике баласын калдырган ялгыз бүре иде...

Бүре булып бүре ялгызлыкны күтәрә алмаган.

Әмир карт аны Альфа белән янәшә җирләде. Әгәр Альфа үзе исән вакытта шушы ялгызбаш калган ерткыч җанварны янына кабул иткән икән, аңа иптәш булуны мәгъкуль күргән икән, аннан ике бала да тудырган, шуның белән картлык көнендә шатлык та кичергән икән, нигә аның янына бердәнбер дустын – кыргый җәнлекне дә салмаска? Патрон булмавы кызганыч, Әмир карт бу сәер, серле мәхәббәт хакына салют та биргән булыр иде.

Каравылчы карт шушы ике кабергә озак карап торды. Кинәт, нәкъ менә шушы минутта, моңа кадәр сүз белән әйтеп бирә алмаган, әмма озак еллар буена үзен сиздереп килгән ниндидер уй-теләк, очар кош кебек, талпынып та куйды. Әмир карт үз-үзенә: «Әнисәм һәм балаларым күмелми калдылар, – диде.– Моңа кем гаепле? Моңа һаман да шул сугыш дигән явызлык гаепле. Мин ул чагында Әнисәм һәм балаларым янында була алмадым. Мин, явыз дошманны җиңгәнгәчә, илемне – изге Ватанымны сакладым. Мин хәзер киткән урыныма әйләнеп кайттым, сугыш дигән шушы явызлыкка каршы кайнар сүзем, фидакарь хезмәтем белән көрәшим».

 

 

V

 

Шулай итеп, Актырнак һәм Бетта атлы ике эт баласы бакчаның төп сакчылары булып калдылар. Хәер, бакча саклау турында уйлау бүрегә охшаган бу ике шаян көчекнең гамендә дә юк иде. Бар белгәннәре – бер-бере белән көрәшү, бер-берсенә ырылдау һәм уен гына. Ләкин һич көтмәгәндә Актырнак дигәне ниндидер агулы нәрсә ашаган булып чыкты. Бу нарасыйга агу бирергә кемнең генә кулы күтәрелгәндер?!

Туганын юксынып, Бетта көне-төне шыңшыды да шыңшыды. Аны хәзер үз койрыгы белән үзе уйнау да, әйдә бер күңел ачыйк әле дип, песи баласын куу да, койма артындагы узгынчы этләргә өрү дә, берни дә кызыктырмады. Аптырагач, Әмир карт аны бәйгә куйды, тәрәзәдән күзен дә алмый, төрле хәвефләрдән саклады.

Бетта тиз үсте, һәрвакыт салкында булгангамы, тәнен куе соры йон каплап алды. Киң күкрәге көч-гайрәт белән тулы. Үсте дә, акыл да җыйды ул. Гадәттә, бәйдә торган эт усал һәм астыртын була. Ә Бетта үз хуҗасын чиксез яратты, аның белән, нәни вакытындагыча, онытылып уйнады. Ниндидер эчке сиземләү беләнме, бөтен уй-теләген алдан белеп торды, буйсынды, тыңлады. Ул тора-бара бакчаны үзенең биләмәсе дип кабул итте. Әкренләп барлык бакчачыларны, аларның балаларын, хәтта туган-тумачаларын таный башлады. Хәзер аның бакча дип аталган чиксез биләмәсенә бер генә чит кеше дә аяк басарга җөръәт итми иде.

Ә бер төнне Бетта, бакча сакчысы буларак, «чирканчык» та алды. Бетта белән Әмир карт көзге караңгы төндә икәүләп бакча әйләнәләр иде. Шунда, тәрәзәләре такта белән аркылы-буйлы кадакланган өй янында, яшеренеп торган берәүнең гәүдәсе күзгә чалынды.

– Тагын шулай күпме басып торырга исәбең? – дип сорады

Әмир карт, тавышының калтырабрак чыкканын тоеп.

Төн караңгы. Эт әле яшь. Ә кешегә мылтык төбәү, атам, дип янау катгый тыела. Шуңа күрә дә Әмир карт ике ут арасында калды.

– Кычкырма. Хәзер киләм,– диде тавыш, һәм авыр адымнар белән Әмиргә табан якынлашты.– Менә без тагын очраштык!

– Әйе, тагын очраштык,– диде Әмир карт. Ул аның кайчандыр Альфаны балта белән чабып үтерергә теләгән бер ата карак икәнлеген таныды.– Киттек әйдә!

Карак, мыскыллы тавыш белән:

– Кая?–дип сорады.

– Башта монда ни кылганыңны карап чыгыйк.

Йозак каерылган, ишек, күгәненнән алынып, җирдә ята. Ә баскычта – нәрсәләр беләндер дыңгычлап тутырылган ике капчык.

Әмир карт, ачу һәм нәфрәт белән:

– Болар һәммәсе синең эшме? – дип сорады.

– Күреп торасың ич.

– Алайса, әйдә атлый тор! – дип боерды Әмир карт.

– Син мине кая алып бармакчы буласың?

– Кая булсын, теге урынга.

– Туктале, әйдә сөйләшик.

– Ни хакында?

– Яхшылык белән җибәр син мине! Мин булмадым, син күрмәдең, бетте-китте.

– Ә шулаймыни? Илтеп тапшырыйм башта, шунда булыр вәссәлам.

– Әйдә килешик, картлач. Югыйсә соң булыр.

– Атлавыңны бел!

Каракның йөзе тартышып куйды һәм ул, кара елан кебек, янаулы сүзләрен ысылдап чыгарды:

– Сине мин... шушы бармакларым белән... кандала урынына сытачакмын!.. Сине эт баласы түгел, мылтык та коткарып кала алмас! Күптәннән минем бугазда утырасың инде син...

Әмир карт, бер адым артка чигенде дә, җилкәсеннән мылтыгын алды.

– Атла, адәм актыгы!

– Әй үкенерсең син моңа, үкенерсең...

– Атла, әйдә!

Бетта, соры йонын кабартып, бер генә адым да хуҗасы яныннан читкә китмәде. Ул, тешләрен шыгырдатып, каракка карап ырлады да ырлады. Менә бакча капкасы янына килеп тә җиттеләр. Карак тук¬тап калды.

– Йозак. Ничек ачарга соң моны?

Әмир карт, кесәсеннән ачкыч чыгарып, капкага таба үрелде һәм шунда, күз ачып йомган арада, карак аның чигәсенә кундырды. Каравылчы карт җиргә ауды. Карак тимерле итек үкчәсе белән аның күкрәгенә типте, һәм каравылчы карт әллә үлде, әллә һушыннан язды, хәрәкәтсез калды.

– Шул кирәк,– диде харам мал исәбенә көн күрүче бәндә. Ә Бетта, тәҗрибәсез яшь эт, бермәлгә югалып калды бугай, хуҗасына сугарга ирек бирде. Ләкин тиз арада анда бүре каны уянды һәм ул шундук хуҗасына һөҗүм иткән адәмгә ыргылды, тешләре белән аның чалбарын каптырып алды. Карак, чалбарының бер өлешен Бетта авызында калдырып, кинәт капка а¬кылы сикерде, бар көченә каенлы¬ка таба йөгерде. Эт хуҗасы янында нәкъ нәни чагындагыча шыңшырга кереште. Ләкин хуҗасы аның исән булып чыкты. Тик каравылчы картның бөтен гәүдәсе дерелди, ул гырылдап сулыш ала, аңа иркенләп суларга һава җитми иде.

Икенче төнне үк бакча йортларының берсе чытырдап яна башлады. Ялкын телләреннән төшкән саргылт яктылык бар тирә-юньне, хәтта түбәнтен генә аккан куе болытларны да яктыртты.

Әмир карт янгынны күрү белән тиз генә чөйдәге мылтыгына ябышты, Беттаны бәйдән ычкындырды да, акны-караны күрмичә, янган өй ягына йөгерде. Тизрәк, тизрәк, югыйсә кызыл әтәчнең бүтән такта өйләргә дә сикерүе бар.

Үзе йөгерде, үзе юл уңаенда:

– Бетта, алга! Эзлә, тап, җибәрмә шул бәдбәхетне! – дип кычкырды.

Эт әйтерсең өйрәтелгән, әйтерсең табу тәҗрибәсе туплаган: хуҗасының ни әйткәнен шундук аңлап алды. Ул шундук караңгылыкка кереп чумды. Әмир карт, торбадагы суны соңгы чигенәчә ачып, кулына резин шланг алды, янган өй янына барып басты. Янгынны сүндереп карарга булды. Тик хәзер инде аны ничек сүндерәсең? Су, утка килеп тию белән, ачулы тавыш чыгарып пышылдый, шундук парга әйләнә. Бу дәһшәтне ничек кенә булса да бүтән йортларга сикертмәскә кирәк... һәм ул кулына шланг тоткан килеш пешә-пешә йортка су сиптерде. Суны кышлыкка туктатмавына шатланып бетә алмады Әмир карт. Шушы күңелсез хәлнең буласын җаны сизгән диярсең. Ул инде Бетта турында да, теге усал бәндә турында да онытты. Ләкин бер заман колагына ачыргаланып кычкырган, тәннәрне чымырдатырлык ерак аваз килеп җитте. Ул бары шунда гына Беттаны исенә төшерде. Әйе, теге адәм актыгын түгел, ә яшь этне хәтеренә төшерде, яшь дустының харап булуыннан курыкты. Ул, дәһшәтле утны да онытып, бөтен куәтенә, тавыш килгән якка йөгерде.

...Милиция бүлегендә тиешле кәгазьләр тутырып, аларга кул куйганнан соң, Әмир карт кайтырга чыкты. Аның артыннан, җаны-тәне белән бирелгәнлеген, төрле бәлаләрдән сакларга әзер торуын аңлатырга теләгәндәй, бүре кыяфәтле эт атлады.

 

Фото: nutriciolog.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: