Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2023, 23:42

Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (4)

Бүре булып бүре ялгызлыкны күтәрә алмаган.

Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (4)
Аяз ХӘСӘНОВ. Төштәге күз яше. Хикәя (4)

IV

 

Июнь аеның бер иртәсендә Әмир карт көчекләрнең гадәти булмаган сыена юлыкты. Алар, берсе-берсенә ырылдап, куян түшкәсен бүлешәләр иде. Бу кышкы ак тунын җәйге соры тунга алыштырган шактый зур үр куяны иде.

Әмир гаҗәпләнүдән бигрәк куркуга калды. Әлеге сыйны аларның әтиләре алып килүенә шик юк иде.

Альфа, балаларының куян түшкәсе белән тарткалашуына исе китмичә тыныч кына бер читтә ятып тора. Әйтерсең көн саен алар шундый сыйдан авыз итәләр. Бәлкем,, чыннан да беренче тапкыр түгелдер? Бүреләр гадәттә балаларына ризыкны ашказаннарында алып киләләр, ул анда ярым эшкәртелгән була. Бәлки, моңа тикле көчекләрнең әтисе дә азыкны ашказанында китергәндер, шуңа Әмир карт та сизмәгәндер? Бүген исә бүре, көчекләр чын-чынлап ау тәмен тойсыннар өчен, ярым тере үр куянын алып килгәндер? Димәк, әтиләре аларны онытмый, һәрдаим кайгыртып тора... Тагын берничә көннән көчекләрнең әрлән гәүдәсе белән уйнаганын күргәч, Әмир карт моның чыннан да шулай икәненә ышанды.

Ләкин шунысы гаҗәп: ыгы-зыгылы бакчага килеп йөрергә ничек батырчылык итә икән ул бүре? Мөгаен, эшләп арган бакчачы халкы татлы йокыга талгач тәвәккәллидер...

Бу килеп йөрүләр ни белән бетәр иде – әйтүе кыен. Сизелми генә җәй дә үтте, алтын көз дә җитте; көз үзе белән кайгылы хәл алып килде.

Көзнең пәрәвезләр очырган күркәм чагы иде. Яңгыр да яумый, кояш та сүрелми. Бу – әбиләр чуагы. Менә шундый бер дигән вакытта Альфа дөньядан китеп барды. Шушы акыллы карт эт якты дөньяны калдырды. Әгәр бәйдә тормаган булса, хуҗасына кыенлык китермәү өчен, барлык акыллы җан ияләре кебек, читкә китәр, аягын читтә сузар иде ул. Альфа, башын алгы тәпиләренә куеп, гүя йокыга гына талган... Эндәш кенә, хәзер колагын торгызыр, шундук торып та басар кебек. Ул бит, чыннан да башын һәрвакыт алгы тәпиләренә салып йоклый иде. Ул төштәге кебек кенә, газапланмыйча гына, соңгы сулышын алган. Әмма этнең күз төбендә, төнге кырауда туңган сыман, энҗедәй ике яшь бөртеге эленеп тора. Әйе, аяк очыңда балаларың уйнап йөргәндә, дөнья белән бәхилләшү шундый кызганыч булгандыр... Ләкин, нишлисең, табигать тарафыннан бирелгән котылгысыз рәхимсезлек бу. Әле картлыктан берәүнең дә качып котыла алганы юк. Җитмәсә, бер явыз тарафыннан яраланып куюы күпме көч-куәтен алды. Балалары хакына гына яшәде бит ул шушы көнгәчә. Әйе, аңа бу нарасыйларны калдырып китү ансат булмагандыр.

Әмир карт Альфа хөрмәтенә соңгы патроннарны атты. Этне ул бакчада җирләде.

Күктә беренче йолдызлар кабынды, шунда бакча тынлыгын үзәк өзгеч улау авазы телеп үтте. Ул шундук урманга барып бәрелде, һәм, кайтаваз булып, бакча белән урман арасында яңгырап торды. Сагышлы улау авазы... Ул еш кабатланды. Кабатланган саен күңелнең нечкә кылларына кагылды. Аны ялгыз гына тыңлау мөмкин түгел иде һәм Әмир карт, әйдә калсам акылдан шашмагаем дип, бакчага чыкты. Ләкин анда булып анда, шушы бер иркен җирдә, үзен кая куярга белмәде. Ул җиргә капланды да, тәкатьсез калып, сулкылдап еларга кереште.

Көзнең еламсырап торган күңелсез иртәсе, һәм ниндидер күңелгә шом салгыч, авыр тынлык. Әмир карт тәрәзәдән Альфа күмелгән нәни калкулыкка – кабергә күз салды һәм анда ниндидер кара шәүлә күрде. Шәүлә түгел – сузылып яткан бүре иде ул. Ышануы авыр, әмма бу, чыннан да, дусты каберенә янәшә ятып үлгән һәм

Альфа урынына ике баласын калдырган ялгыз бүре иде...

Бүре булып бүре ялгызлыкны күтәрә алмаган.

Әмир карт аны Альфа белән янәшә җирләде. Әгәр Альфа үзе исән вакытта шушы ялгызбаш калган ерткыч җанварны янына кабул иткән икән, аңа иптәш булуны мәгъкуль күргән икән, аннан ике бала да тудырган, шуның белән картлык көнендә шатлык та кичергән икән, нигә аның янына бердәнбер дустын – кыргый җәнлекне дә салмаска? Патрон булмавы кызганыч, Әмир карт бу сәер, серле мәхәббәт хакына салют та биргән булыр иде.

Каравылчы карт шушы ике кабергә озак карап торды. Кинәт, нәкъ менә шушы минутта, моңа кадәр сүз белән әйтеп бирә алмаган, әмма озак еллар буена үзен сиздереп килгән ниндидер уй-теләк, очар кош кебек, талпынып та куйды. Әмир карт үз-үзенә: «Әнисәм һәм балаларым күмелми калдылар, – диде.– Моңа кем гаепле? Моңа һаман да шул сугыш дигән явызлык гаепле. Мин ул чагында Әнисәм һәм балаларым янында була алмадым. Мин, явыз дошманны җиңгәнгәчә, илемне – изге Ватанымны сакладым. Мин хәзер киткән урыныма әйләнеп кайттым, сугыш дигән шушы явызлыкка каршы кайнар сүзем, фидакарь хезмәтем белән көрәшим».

(Дәвамсы бар.)

Фото: ru.pinterest.com

 

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: