Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2023, 09:20

Туган телем – бәхет теле

Уфа "Нур" татар дәүләт театрының Кече залында Халыкара туган телләр көненә багышланган күркәм чара узды.

Туган телем – бәхет теле
Туган телем – бәхет теле

Уфа "Нур" татар дәүләт театрының Кече залында Халыкара туган телләр көненә багышланган "Туган телем – бәхет теле" дигән исем астындагы күркәм чара узды. Кунакларны бәйрәм тантанасы театр ишегеннән керүгә каршы алды. Фойеда милли көйләр, театр актерлары башкаруында татар шагыйрьләренең әсәрләре яңгырап торды. Татар телендә китаплар сатылды. Кайда да татар теле, аның моңы, матурлыгы тантана итте. Ә коллектив тарафыннан әзерләнгән тамаша аеруча кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Аның беренче өлешендә Тукай иҗатына, билгеле, татар авторларының шигырьләренә, халкыбызның асыл көй-моңнарына игьтибар юнәлтелсә, икенче өлеше исә китап туе буларак узды.

Шушы көннәрдә Уфабызда “Мин татарча өйрәнәм” исемле китап-дәфтәр дөнья күрде. Аны төзүче автор – милләтебезнең талантлы шәхесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, композитор, үз җырларын башкаручы Гөлфия Шәвәлиева. Ул аны татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен кулланма рәвешендә төзегән. Гөлфия ханым тамашачыларны яңа китабы белән таныштырганнан соң, кыска гына бик кызыклы мастер-класс оештырды. Аны дәвам итеп Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Биктимерова һәм Айдар Хөснетдинов зал белән шулай ук интерактив чара  үткәрде. Соңыннан Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова һәм театр студиясенең татар бүлекчәсендә шөгыльләнгән балалар башкаруында “Әнием кочагында” исемле җыр яңгырады. Шулай ук төркемнең яшь йолдызчыгы Самина Мисбахова һәм Гөлназ Биктимерова әниләр турында мөнәҗәт җырлап ишеттерде. Бик эчтәлекле һәм ихлас үтте әлеге презентация. Теләүчеләр ул әсбапны фойеда сатып алу мөмкинлегенә ия булды.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       Тамашаның беренче өлешендә яңгыраган “Туган тел”не бөтен зал басып, артистлар белән бергә җырласа, аның ахырында яңгыраган Гөлфия Шәвәлиеваның “Бердәм булыйк” җыры күңелләрне тагын да күтәрде, тагын да дәртләндерде. Моңлы телебез, талантлы халкыбыз өчен горурлык хисе уятты.
Программада шулай ук Айнур Баянов, Руслан Хисәметдинов, Динар Тимершәехов һәм Ленария Хәҗиева катнашты. Проект авторы – Гөлнур Заһидуллина.

Чыганак: https://vk.com/album-42468449_291599853

Туган телем – бәхет теле
Туган телем – бәхет теле
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: