Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2023, 10:55

Ватанны саклаучылар көненә нинди чаралар көтелә?

Республикада 23 февральдә билгеләнүче Ватанны саклаучылар көненә багышланган күпсанлы конкурслар үтәчәк.

Ватанны саклаучылар көненә нинди чаралар көтелә?
Ватанны саклаучылар көненә нинди чаралар көтелә?

Ел саен 23 февральдә Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителә. Шул уңайдан Уфада да шактый күп чаралар узачак.

16 февральдә 19.00 сәгатьтә Нагаево мәдәният йортында “Мистер Нагаево-2023” конкурсы узачак. Анда Нагаево микрорайонында яшәүче 25 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнашачак.

17 февральдә 12.00 сәгатьтә “Моторостроитель” мәдәният сараенда “Русиянең тугры уллары” дип аталган театральләштерелгән концерт программасы узачак. Ул мәктәп укучыларына тәгаенләнә.

18 февральдә 12.00 сәгатьтә Уфаның 17 нче балалар китапханәсендә кәгазь самолетлар ясау буенча мастер-класс оештырыла. Аны Уфа авиамоделисты, Башкортстан җыелма командасы әгъзасы, авиамоделизм буенча спорт мастерына экс-кандидат, Бөтенсоюз ярышлары призеры Рәис Мөҗипов үткәрәчәк. Ул – балалар арасында әлеге спорт юнәлешен актив пропагандалаучы кеше. Шунда ук әзер самолетларны очыру буенча ярышлар узачак. Җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны медальләр, грамоталар һәм татлы призлар көтә.

19 февральдә 13.00 сәгатьтә генерал А.А. Рябцев исемендәге мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Туган ил нәрсәдән башлана?” дип аталган әдәби-музыкаль уза. Автор программасы белән режиссер, җырчы-композитор, «Поколение» академик халык хоры солисты Артур Булатов чыгыш ясаячак. Чарада Алексей Фатьянов, Александр Прокофьев, Мостай Кәрим шигырьләренә язылган Ватан турындагы җырлар яңгыраячак. Кичәнең икенче өлеше алдагы Ватанны саклаучылар көненә багышланачак.

19 февраль көнне 18.00 сәгатьтә Искино мәдәният йортында “Сакчылар даны турында сүз!” дип исемләнгән бәйрәм концерты узачак.

20 февральдә Ф. Камаев исемендәге 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә Уфаның 450 еллыгына багышланган «Бар чорның каһарманнары» патриотик җыр башкаручыларның шәһәр вокаль конкурсы узачак. Конкурста катнашучылар – балалар музыка мәктәпләрендә һәм шәһәр сәнгать мәктәпләрендә укучылар.

20 февральдә 17.00 сәгатьтә «Моторостроитель» Мәдәният сарае Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертка чакыра.

21 февральдә 13.00 сәгатьтә “Дуслык” мәдәният йорты “Зарница” хәрби-спорт уенын үткәрәчәк. Малайлар командада эшләргә, бер-берсен һәм командирны ишетергә өйрәтәчәкләр, җитезлектә һәм зирәклектә ярышачаклар.

21 февральдә 16.00 сәгатьтә Шәһәр мәдәният сараенда “Яклаучыларга – дан” театралаштырылган патриотик концерт узачак. Анда шәһәр һәм район хакимияте җитәкчеләре, иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары вәкилләре катнашачак. Концерт барышында Русиянең шигъри, җыр, хореографик һәм инструменталь иҗат аша чал тарих сәхифәләре искә алыначак. Анда хәрби бурычын үтәүче якташларына багышланган патриотик композицияләр башкарылачак. Шунда ук кунаклар өчен фотозона һәм “ArtПоддержка” күргәзмәсе оештырылачак.

21 февральдә 19.00 сәгатьтә Нагаево мәдәният йортының тамаша залында “Русиянең тугры уллары!” дигән бәйрәм концерты уза. Тамашачылар Ватанны саклаучыларга мәхәббәт белдерә торган җырлар һәм шигырьләр белән танышачак. Мәдәният йортының солистлары һәм иҗат коллективлары иҗади сәләтләрен күрсәтәчәк. Анда яраткан популяр да, шулай ук яңа дәртле әсәрләр дә яңгыраячак.

21 февральдә 19.00 сәгатьтә Уфа балалар филармониясенең концертлар залында “Тере килеш кайт!” концерт-акциясе була. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы Русия хәрби хезмәткәрләренә теләктәшлек белдереләчәк.

22 февральдә 14.00 сәгатьтә “«Первомайский» һәм «Демский» мәдәният һәм ял паркларында «Ватанны саклаучылар» конкурс-уен спорт программасы үтәчәк.

22 февральдә 15.00 сәгатьтә “Заря” Мәдәният йортында малайлар өчен “Көчле, җитез, булдыклы” уен-бәйге программасы узачак. 18.00 сәгатьтә биредә «Ватанны саклаучыларга багышлана» дип аталган бәйрәм концерты башлана.

22 февральдә 16.00 сәгатьтә иң яхшы, көчле, кыю яклаучыларыбызны шәһәр мәдәни-ял үзәге иҗат коллективлары тәбрик итәчәк. Биредә “Русиянең тугры уллары” бәйрәм концерты узачак.

22 февральдә 18.30 сәгатьтә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты "Ядкарь" мәдәният йортында узачак.

23 февральдә Уфада тантаналы рәвештә “Мәңгелек ут”ка, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Үзәк шәһәр китапханәсендә хәрби техника модельләре күргәзмәсе тәкъдим ителә. 21-23 февраль көннәрендә шәһәр китапханәләрендә “Геройларга хат” патриотик акциясе узачак. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә концертлар оештырылачак.

Фото: https://www.bashinform.ru

Ватанны саклаучылар көненә нинди чаралар көтелә?
Ватанны саклаучылар көненә нинди чаралар көтелә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: