Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2023, 00:00

Татар оешмалары җимертеп эшләячәк

Республикадагы татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләренең узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, киләчәккә эш планы кабул итүгә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Татар оешмалары җимертеп эшләячәк
Татар оешмалары җимертеп эшләячәк

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә  республикадагы татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләренең узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, киләчәккә эш планы кабул итүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда Казан кунаклары: Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев,  Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары  Марс Тукаев та катнашты. Очрашуда Васил Шәйхразиев Милли шураның агымдагы елга эш планы белән таныштырды, шулай ук җанисәпнең беренчел мәгълүматларына тукталып, татарлар саны кимүе уңаеннан борчылуын белдерде. Марс Тукаев Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, алда торган проектлар турында фикерләре белән бүлеште.

Чарада катнашкан Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте, Башкортстан татарлары конгрессы, “Ак калфак”, “Сәхибҗамал”, “Рамазан” төрки-агарту үзәге, “Берлек”, Татар авыллары ассоциациясе, “Рәйхан” клубы, “Азатлык” татар яшьләре берлеге һәм башка татар оешмалары җитәкчеләре шулай ук узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде, агымдагы елга эш планы белән бүлеште.

Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов быел башкарасы эшләр арасында “Татар сылулары бәйгесе”, Башкортстан татар яшьләре көннәре һәм башкаларны атады. Милли-мәдәни мөхтәриятнең башкарма директоры Альбина Хәлиуллина Башкортстандагы татар язучыларына премия булдыру кирәклеген сөйләде, “Ак калфак” һәм башка татар җәмәгатьчелек оешмалары да 2023 елга эш планнары белән бүлештеләр.

Чара чәй табыны артында дәвам итте.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: