Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2022, 18:09

Милли мәгарифнең хәлләре шәптән түгел

Башкортстан татарлары конгрессының V съездында республикадагы татар мәгарифенең бүгенге торышы төп мәсьәләләрнең берсе булды.

Милли мәгарифнең хәлләре шәптән түгел
Милли мәгарифнең хәлләре шәптән түгел

Башкортстан татарлары конгрессының V съезды бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында узды. Мандат комиссиясе хәбәр итүенчә, моңа кадәр татарлар күпләп яшәгән районнарда җыеннар үткәрелеп, аларда 4156 кеше катнашкан. Шулардан 234 делегат Уфада узачак V съездга сайланган. Бүген Уфага барлыгы 215 делегат килгән иде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров съезд делегатларына үзенең котлавын җибәргән. Аны Башкортстан Мәдәният министры урынбасары Л.М. Лапшина укып ишеттерде. Аннары Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов ике съезд арасында башкарылган эшләргә байкау ясады, конгрессның район бүлекчәләре җитәкчеләре хисап тотты.

Съезддагы иң ярсу чыгыш Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, доцент Илсур Мансуровныкы булды. Ул мәгариф мәсьәләләренә аерым тукталып, Бөтендөнья Татар конгрессына да тәнкыйть сүзләрен әйтте. “Татар мәгарифе архивка тапшырылды, ахрысы”, – диде ул Конгрессның быел җәй Казанда узган Корылтаена ишарәләп. Анда мәгариф һәм архив эшләре кебек бер-берсеннән шактый ерак өлкәләр бер секциягә берләштерелеп, илдәге татар мәгарифенә бәйле мәсьәләләр игътибардан читтә калган иде. Илсур Салихҗан улы фикеренчә, бүген Русиядә милли мәгариф кызганыч хәлдә яши. Ул моны конкрет саннар китереп, Стәрлетамак шәһәре мисалында дәлилләде.

– Телне саклап калу эшен ата-аналарга гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Сабый баланың көнгә кимендә 10 сәгате балалар бакчасында, рус мохитендә уза, өйдә, хәтта ата-ана аның белән татарча сөйләшсә дә, нибары 3-4 сәгать вакыты уза. Шулай итеп бала ирексездән руслаша, туган телен оныта, – диде Илсур Мансуров. – Моннан котылу өчен совет чорындагы кебек милли мәгариф системасы кирәк. Ә ул юк, – диде Стәрлетамак делегаты.

Илсур Салихҗан улының сүзләрен Казаннан килгән якташыбыз, шагыйрә Нәҗибә Сафина куәтләде. Ул үзенең яңа гына Яңавыл һәм Краснокама районнары мәктәпләрен йөреп чыгып, бары тик Ямады мәктәбендә генә татарча сөйләшүче балаларны очратуы турында әйтте, республикада яшәүче татар язучыларын гамьсезлектә гаепләде. Кызганычка каршы, аларның фикерләре ахырда кабул ителгән съезд резолюциясендә чагылыш тапмады.

Җыен ахырында Башкортстанның бер төркем мәдәният, фән һәм мәгариф эшлеклесе республиканың Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталарына, Бөтендөнья Татар конгрессы бүләкләренә лаек булды. Алар арасында “Тулпар” журналы хезмәткәрләре дә бар.

Җыенда оешманың Уставына үзгәрешләр кертелде, Башкортстан татарлары конгрессының яңа башкарма комитеты сайланды. Ул биш ел буена эшләргә тиеш.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

Милли мәгарифнең хәлләре шәптән түгел
Милли мәгарифнең хәлләре шәптән түгел
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: