Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2022, 15:07

А. А. Зиновьевның тууына 100 ел

Ләззәткә ашкынма. Бәхет сере үз-үзеңне чикләүдә һәм тезгендә тотуда, ди акыл иясе.

А. А. Зиновьевның тууына 100 ел
А. А. Зиновьевның тууына 100 ел

Русия Федерациясе Президенты В.В. Путин 2022 елда  күренекле философ, социолог, язучы Александр Зиновьевның (1922-2006) туган көнен бәйрәм итү турында Указ кабул иткән иде.

Быел күренекле шәхеснең истәлегенә Башкортстанда да байтак чаралар оештырыла. Галимнәр, студентлар, укучылар аның хезмәтләрен өйрәнәләр, фәнни мәкаләләр языла, семинарлар үткәрелә, махсус лекцияләр укыла. 

А.А.Зиновьевның фәлсәфи уйланулары бүгенге көндә дә актуаль. 

"Безнең заманның шатлыкларга (ләззәтләнүгә) ашкыну  кебек үзенчәлекле авыруы бар. Бу эпидемиягә каршы тора бел, һәм син тормышның чын ләззәте -- тормышның үзендә икәнен аңларсың. Ә моның өчен гадилек, ачыклык, уртачалык, рухи сәламәтлек, кыскасы, үтә гади, әмма хәзер ирешү авыр булган сыйфатлар кирәк. Халкыбызның күпчелеге өчен ярлы көнкүреш һәм рәхәтлек китерә торган нәрсәләрнең дефициты гасырларга бирелгән. Моңа ничек җайлашырга, моны нәрсә белән компенсацияләү турында уйларга кирәк. Моның өчен бердәнбер чара, тормыш максаты буларак яшәү уңайлыклары өчен көрәштән тыш, -- рухи дөньяны һәм рухи аралашу мәдәниятен үстерү. Дөрес, кеше бәхеткә омтыла. Үз-үзеңне чикләү һәм үз-үзеңне контрольдә тоту сәләтеннән тыш бәхет юк. Бәхет -- үз-үзеңне чикләүнең, контрольдә тотуның әҗере ул. Гадәти тормыш киселешендә дә үз-үзеңне чикләп һәм контрольдә тотып,  син үзеңнең "мин"еңне башка кисешкә борасың, анда бары тик бәхет кенә мөмкин. Моннан башка бары тик тиз арада һәм кыска вакытлы бәхет иллюзиясе генә мөмкин. Бәхет -- үз-үзеңне җиңү нәтиҗәсе", -- ди ул «Русская судьба, исповедь отщепенца» китабында.

Белешмә.

Александр Александрович Зиновьев (1922-2006) --  социаль философ, логик, язучы. Мәскәү логик түгәрәгенә (МЛК) нигез салучы, ул берьюлы берничә оригиналь фәлсәфи традициягә башлангыч бирә. Күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм гомуми тиражы 3 млн данәдән артык  40 китап авторы. Ул язучы, публицист, очучы-штурмчы, Бөек Ватан сугышында катнашучы буларак та билгеле. СССРда фәлсәфи фикерне торгызу символларының берсе.

А. А. Зиновьевның тууына 100 ел
А. А. Зиновьевның тууына 100 ел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: