Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2022, 21:57

Радий ХӘБИРОВ отставкага җыенамы?

Башкортстан Башлыгы “Туры эфир” барышында бу сорауга ачыклык кертте.

Радий ХӘБИРОВ отставкага җыенамы?
Радий ХӘБИРОВ отставкага җыенамы?

Соңгы вакытта Интернет киңлекләрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның вазыйфасыннан китеп, Русиягә яңа кушылган Донбасс төбәкләренең берсенә җаваплы эшкә урнашырга җыенуы турында имеш-мимешләр күп тарала. 27 октябрьдә узган “Туры эфир” барышында ул бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

“Мин бу мәсьәләгә хезмәт урынында эшләүче кебек карыйм. Эшем – дәүләт хезмәте. Мин – сайлап куелган җитәкче. Кешеләрнең күпмеседер мине ышаныч белдереп сайлады”, – диде Радий Хәбиров һәм, әгәр аңа боерык бирелсә, ул, дәүләткә хезмәт итүче кеше буларак, аны үтәячәген белдерде. “Кушыла икән, шинель киябез һәм кушылган урынга китәбез”, – диде ул.

Радий Хәбиров кешеләрне 2023 елда республикада “турбулентлык вакыты”на әзер булырга да чакырды. Чөнки 2024 елда Башкортстан Башлыгы вазыйфасына сайлаулар узарга тиеш.. Бу уңайдан ул безнең “җитди көрәш шаһитлары булырга мөмкин” булуыбызны ассызыклады. “Зур цирк карарга әзер булыгыз!” – дип шаяртып та куйды җитәкче. Шул ук вакытта ул “Мин үз теләкләремне, карашымны төгәл белдерәчәкмен”, – диде.
Бу сорауга җавапны төгәлләп, Радий Хәбиров Булгаков иҗатыннан сүзләр китерде: “Совет гәзитләрен укымагыз”.

Туры эфирда республика җитәкчесенә дәүләт вазыйфасындагы кешеләрнең хәрби операция зонасына китүенә карашы турында да сорау бирелде. Радий Хәбиров аларның үзләренең карар кабул итүен белдерде. Мисалга Азат Бадрановны китерде. “Үзем тәрбия эше өчен җаваплы була торып, анда бармыйча монда кешеләрдә патриотик карашны мин ничек тәрбиялим?”, – дигән ул.

Республика җитәкчесе "безнең монда үз фронтыбыз” булуын һәм эшләргә кешеләрнең монда да кирәклеген әйтте. Хәрби гамәлләр урыннарына киткәннәргә ул тирән хөрмәтен һәм рәхмәтен бедерде. “Без алар белән горурланабыз!” – диде ул.

Радий ХӘБИРОВ отставкага җыенамы?
Радий ХӘБИРОВ отставкага җыенамы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: