Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2022, 15:06

“Салават Юлаев” хоккейчыларының хезмәт хакы күпме?

Белсәгез, исегез китәр, һуштан язып егылырсыз!

“Салават Юлаев” хоккейчыларының хезмәт хакы күпме?
“Салават Юлаев” хоккейчыларының хезмәт хакы күпме?

Уфаның “Салават Юлаев” хоккей командасында иң зур хезмәт хакын һөҗүмче Александр Кадейкин ала. Аның кесәсе елына 65 миллион сумга калыная. Капкачы Илья Ежовның еллык хезмәт хакы исә “нибары” 25 миллион сум гына тәшкил итә. Аның “зрәплатасы” икенче капкачы Андрей Кареевныкыннан төгәл 10 миллион сумга кимрәк – Андрей елына төгәл 35 миллион сум ала.

“Спорт-экспресс” гәзите хәбәр итүенчә, “Салават Юлаев”ка океан артындагы НХЛдан килеп кушылган Александр Хмелевский – елына 50 миллион сум, Джош Хо-Сэнг – 45 миллион сум, Райан Мерфи – 40 миллион сум акча алачак. Янә бер чит ил – Белоруссия “кунагы” Иван Дроздов “Салават Юлаев”та иң “ярлы”ларның берсе. Аның еллык эш хакы – нибары 20 миллион сум гына.

Һәр оешмадагы кебек үк, “Салават Юлаев” хоккей командасында да иң аз хезмәт хакын яшьләр ала. Мәсәлән, Степан Санниковның еллык контракты – 12 миллион сум гына (аена төгәл 1 миллион сум дигән сүз!), Артем Пименовныкы – елына 10 миллион сум. Алексей Пустозеровның хезмәт хакы турында сөйләргә дә оят – ул елына нибары 3 миллион сум гына акча ала. Аена 250 мең сумга ничек яшидер, мескенкәем!

Чагыштыру өчен, данлыклы хоккейчы Александр Радулов НХЛдагы контрактын тәмамлап, Русиягә кайткач, “Салават Юлаев” тәкъдим иткән шартларга ризалашмыйча, Казанның “Ак Барс”ына барып урнашты. Анда аңа елына 80 миллион сум акча түлиләр. Александр Радулов – “Ак Барс”ның иң кыйммәтле уенчысы. Икенче урында Вадим Щипачев тора. Ул елына 75 миллион сум ала. “Ак Барс” уенчылары Вячеслав Войнов һәм Кирилл Семеновның еллык хезмәт хакы “юлаевчы” Александр Кадейкинныкы кебек – һәркайсының кесәсенә 65 миллион сум керем керә.

Әйткәндәй, сезон башында “Салават Юлаев” җитәкчеләре океан артыннан килгән Корбан Найт һәм Рид Буше белән килешү төзеп карарга тырышкан булган. Барып чыкмаган. Акчасына риза булмаганнар. Хәзер бу икәү “юлаевчы”ларның Чернышов дивизионы буенча турыдан-туры көндәше – Омск “Авангард”ы составында уйныйлар. Анда Корбан Найтка – елына 90 миллион сум, Рид Бушега 60 миллион сум хезмәт хакы түләнә.

Шуны да өстик, Континенталь хоккей лигасы командасы үз уенчыларына барлыгы 900 миллион сум хезмәт хакы түләү хокукына ия. “Салават Юлаев” бу максатка әлегә 633 миллион сум “гына” сарыф итә. Димәк, “бичара” хоккейчыларның эш хакын күтәрү өчен хокукый нигез бар. Акча гына булсын...

Нәрсә, кесәгездәге тиеннәрне исәпли башладыгызмы? Юк белән маташмагыз! Кулыгызга кәшәкә һәм шайба алыгыз да – бозга! Миллионер булырсыз! Хәер, елгалар да катмаган бит әле... Ә боз сарайларында шөгыльләнү өчен янә акча кирәк... “Хәерчегә җил каршы” дигәндәй, янә баеп булмады...

Фото: top-bk.com

“Салават Юлаев” хоккейчыларының хезмәт хакы күпме?
“Салават Юлаев” хоккейчыларының хезмәт хакы күпме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: