Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2022, 10:46

БМОда тавыш бирү

Резолюция өчен тавыш бирүчеләр арасында Венгрия һәм Сербия дә булган.

БМОда тавыш бирү
БМОда тавыш бирү

Сентябрь ахырында АКШ һәм Албания Берләшкән милләтләр оешмасының Хәвефсезлек Советына резолюция проектын тәкъдим иткән иде. Анда Украинаның Луганск, Донецк, Херсон һәм Запорожье төбәкләре статусы үзгәрүне һәм аларның Русия составына кушылуын танымау турында сүз бара.  Россия резолюция проектына вето салды.

Дүшәмбе көнне Россия резолюция буенча яшерен тавыш бирүне үткәрүне сорады.  Шуңа карамастан, Генассамблея бу тәкъдимне хупламады.

Резолюцияне кабул итү өчен тавыш бирүчеләрнең өчтән ике өлеше таләп ителгән. Тавыш бирмәүчеләр исәпкә алынмаган. Бу документка Россия, Белоруссия, Төньяк Корея, Сүрия, Никарагуа каршы чыкты.

35 ил тавыш бирүдән тыелып калган, ә ун, шул исәптән Иран һәм Әзәрбәйҗан, тавыш бирүдән баш тарткан.

Резолюция өчен тавыш бирүчеләр арасында Венгрия һәм Сербия дә булган, дип хәбәр итә РИА Новости корреспонденты. Моннан тыш, документны  Бразилия, Наура  хуплаган. Резолюция өчен  АКШ, Британия, Украина, Балтия илләре, шулай ук тагын 133 ил тавыш биргән.

Чыганак: РИА Новости, БМО.

 

БМОда тавыш бирү
БМОда тавыш бирү
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: