Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2022, 10:56

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Чәчәкләрдәй сибелгәнсең матур тау итәгенә...

...Җиләккә барышлый басу-кырларны аша чыкканда күңелләр әллә нинди олы бер горурлык хисе белән тула иде. Мин нинди киң зур илдә яшим,  дип уйлый идем. Җәй айлары бигрәк тә хәтердә уелып калган. Бар халык колхозда да, йорт-җирендә дә армый-талмый эшли иде бит. Ниндидер тылсымлы көч эшләтә, яшәтә иде ул чорда! Хәзерге заман авыл тормышында әле дә эш җитәрлек, ләкин хәзер халык көчсезрәк, физик яктан гына түгел, рухи яктан да. Яшенә дә, картына да зарлану хас.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Чәчәкләрдәй сибелгәнсең матур тау итәгенә...
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Чәчәкләрдәй сибелгәнсең матур тау итәгенә...

  Балачагым сукмаклары буйлап атлау теләге нәкъ шул очрашудан соң туды минем дә, бәлки әле, барыбызныңдыр да. Хәтта кайтмаганнарның да...

  Кечкенә көзге сыман күле дә, төрле яктан авылны җил-давылдан саклап торган таулары-калкулыклары, тешләрне камаштырырлык чишмәләре күп булган авылда туганмын мин. Бишкурай исеме бик тә килешеп тора үзенә. Имеш, “кураз” сүзе – казахча “әтәч” дигәнне аңлата. Шушы җирләрдән казахлар үтеп барган. Аларга табын корылган. Биш гаиләдән биш әтәч суелып, кунакларга ризык куелган. Казахлар авылга “Биш кураз” исеме кушуны тәкъдим иткән. Табындагылар ризалык белдергән. Күп еллар авыл шушы исем белән аталган, аннан халык телендә исем үзгәртелеп, җайлашып, Бишкурай булып калган.

  Тагын бер легенда: Әгъзам абзый сөйләвенчә, Чакмагыш ягыннан Ишморза, Юмагол, Кормаш исемле өч татар гаиләләре белән килеп урнашкан. Алар Кыр Бишкурае дигән авылныкылар булган. Соңрак марилардан Чәрмәк белән Сәфәр килеп урнашканнар. Ничәнче елларда булуы билгеле түгел. Авыл исеме шуннан китү ихтимал. (Искәрмә: легендаларны Муса Габбас улы Хәкимовның “Бишкурай һәм Бишкурайлылар” исемле китабыннан алдым, ул китап мәктәп музеенда саклана).

  Бик тә уңай урын тапкан борынгылар. Аръяклап иң биек тау – Карагыл тавы безнең. Ул әллә кайдан күркәм булып күренеп тора. Шул очтагылар өйләреннән чыгу белән аны сәламлиләр. Кечкенә чакта ахирәтем Ира белән җиләк җыярга мендек без анда. Сөзәгрәк җиреннән. Менеп җиткәнче хәлләребез бетте. Быел гына авыл картларыннан ишетеп белдем: иң биек җиренә менә алсаң, унар чакрымдагы тирә-як уч төбендәге кебек күренеп тора икән. Басуга төшә торган Габдрахман тавы бар. Карагыл тавына якын гына Урта тау урнашса, Югары оч яклап Нарат тавы сузылган, аның буе бик озын, Тау арты урамы буйлап та дәвам итә. Анысын Урыс тавы дип әйүчеләр дә бар. Аръяклап Нугай тавын әйтми калмыйк. Аның да буе озын гына. Соңгы елларда, элеккечә сарык көтүләре йөрмәгәч, анда җиләк күп була.

  Тау арты ягында әле Бетлекәй һәм Кәҗә таулары да бар. Нәкъ каршысында Ярмунча авылы якларына ук борылып, Иштуган тавы сузылган. Бу тауның башында катнаш урман: каен, имән, чаган, шомырт, зирек – бар да үсә. Ул якта чикләвек белән гөмбә күп була торган иде. Көнчыгыш яклап бик матур Чияле тау дигән калкулыгыбыз бар, анда, чынлап та, чия күп була иде. Җиләккә дә шунда бара идек. Санап киткән калкулыклар тезмәсе авылыбызны җилләрдән, салкын һәм афәтләрдән саклаучы бер зур крепость хасил иткән.

  Иген чәчәрдәй басулар азрак. Ләкин бабаларыбызның төп эше малчылык булганга, басулар аз булуы аларны бик борчымаган. Соңрак чәчү мәйданнарын урманнарны төпләү хисабына киңәйткәннәр.

  Чишмәләре турында сөйләгәндә, телдә салкын суларының тәмен тойгандай буласың. Бер караганда, су су кебек инде, төсе дә бер төсле, исе дә юк, ә менә тәме һәр чишмәнеке үзенчәлекле. Борынгылар әйтүенчә, чишмә яныннан суын тәмләмичә китәргә ярамый да әле.

 Рәхмәт чишмәсе аръяк (ул урамның Нарат тавы яклап бер яртысын Межгурыт диләр) урамында урнашкан. Ул уратып алынган, ихатасына активистлар былтыр агачлар утыртты. Кәримов абый кызын кияүгә биргәндә матурлап, коймалап алдырган. Ул урамның уртасына табан Мөрсәлим чишмәсе бар, сабый чакта, өйләргә әле су үткәрелмәгәндә, көянтә-чиләкләремне асып мин дә бара идем әле анда, ерак булса да. Түгәрәк булып, кое шикелле тора ул.

  Аннан Тау арты ягында Тәтәй күпер чишмәсе, Салкын чишмә, Фазыла чишмәсе, Бетлекәй чишмәләре бар. Тик алар, даими рәвештә чистартылып-каралып тормаганлыктан, югала-саегая бара. Йолдызлы ягына табан Фәхрәй чишмәсе, элекке Карагай авылы яклап Таш мич чишмәләре бар.

  Урманнары, тау, чишмәләре, ике инеше, күле кечкенәдән канга сеңгән. Мин инде авылда бик еш булам, күп вакыт озаклап торам да, ә менә читкә киткәннәрнең төшләренә кереп йөдәткән, сагындырган, кайтып, урап китми түзә алмаган җирләр байтак бездә. Сорашкан-белешкән кешеләремнән, гомер буе читтә йөргән тау арты Мөнир абый кызы Рәзилә: “Мин авылны сагынып кайта идем ел да. Себердә табигать бит бездәгечә түгел. Язын шомырт, сирень чәчәк аткан чакларны, аларның исен сагынасың, җәен – җиләклекле аланнарын, басу-кырларын, ә кышларын – сабый чакта чана-чаңгы шуган карлы тауларын. Бу ярату-сагынуны үзе гел туган якта яшәгән кеше аңламас, минем кебек читтә йөргәннәр генә аңлар”, – дип сөйләде. Ахирәтем Ирага (ул Свердловск өлкәсендә гомер итә) кайткан чакта үзебезгә якын гына Урта тауга менеп, тирә-якны күзәтү ошый икән. “Аска карап басып торасың, үткәннәр, ваемсыз балачагым ап-ачык булып хәтергә килә”, – дип сөйли ул.

 Балачагым 60-70 елларда үткән минем. Сугыш инде дистә елдан артык артта калган, колхозлар гөрләп эшләгән чорлар бу. Басуларда тук башаклар диңгез кебек чайкалып утырганы,томанлы гына булса да, истә әле һаман. Җиләккә барышлый басу-кырларны аша чыкканда күңелләр әллә нинди олы бер горурлык хисе белән тула иде. Мин нинди киң зур илдә яшим,  дип уйлый идем. Җәй айлары бигрәк тә хәтердә уелып калган. Бар халык колхозда да, йорт-җирендә дә армый-талмый эшли иде бит. Ниндидер тылсымлы көч эшләтә, яшәтә иде ул чорда! Хәзерге заман авыл тормышында әле дә эш җитәрлек, ләкин хәзер халык көчсезрәк, физик яктан гына түгел, рухи яктан да. Яшенә дә, картына да зарлану хас.

  Печән өсләренең кызулыгы! Бар халык көн-төн ут чыккандай тыз-быз чаба. Шул мәлдә бер сызгырып җибәрсәң, ишетмәсләр иде, валлаһи. Башта колхоз печәнен чабалар, анда күбрәк механизатор халкы катнаша: шоферлар, тракторчылар. Ә авыл халкына печән бирелгәч, аягына басып йөри алган, җирдән калка гына башлаган сабыеннан алып, моңа кадәр көчкә йөргән карт-корыга кадәр хәлләнеп китә иде сыман.

  Печән бетәр-бетмәс урак өсте җитә иде. Бу чорда да эш авылда шундый оешкан төстә бара иде ки, Ходайның бер көне, сәгате дә әрәмгә үтмәгәндер. Анда хәтта без, мәктәп укучылары да, катнаша идек. Кичке сменага амбарга ашлык җилләтергә чыгабыз. Кызлар-егетләр, шаярып-көлеп эшлибез, беләкләрдә көч бар, җанда киләчәккә ышаныч туп-тулы. Мәктәп, университет, эш урыны, фатир һ.б. турындагы ышаныч. Никадәр арытса да, кич чыкмый калмый идек. Клубка дискотекага бару, урамда йөрүләр. Капка төбендә утырулар. Безнең урамда гармун тартучы юк иде, болай гына җырлый идек. Ә менә Тау арты урамында! Анда инде гармунчы малайлар бер-берсен алыштыра. Берсе бию көен оста уйнаса, икенчесе моңлы җырларны суза, өченчесе: “Бир әле, бир, мин дә тартып карыйм”, – дип, гармунны болай гына да шыңгырдата иде.

 Минем туган авылым Бишкурайдан 6 чакрым ераклыкта, урман эчендә урнашкан Чарлак авылы турында язмый үтәлмим. Төньяклап – Шаран, төньяк-көнчыгыштан – Бүздәк белән чиктәш. Урман, куак яшеллегендәге авылны күллекләр уратып алган. Араларында Акчарлак күле дә бар. Авылның исеме шуннан килә. Һәр яздан көзгә кадәр акчарлаклар белән бергә башка кошлар шау-гөр килеп, тирә-якка ямь биргән. Ә ишек алларында үлән бигрәк тә куе, калын келәм булып түшәлгән була. Урамнарында үскән куе бәбкә үләнен таптарга кызганып, читләтеп кенә, ат белән йөргәннәр. Кул сузымындагы урманында үскән төз имәннәр, сылу каеннар шундый матурлар.

 Акчарлак авылы кешеләре бик тырыш була: малын да асрый, бакчасында яшелчә дә үстерә. Йорттан-йортка кереп, хәер сорашып йөрүчеләр була, ләкин ачтан үлүчеләр булмый. Укучы балаларның Бишкурай мәктәбенә төшеп йөргәннәре турында Акчарлак авылы кызы Әдибә апа Галләмова сөйләде: “Иртән аргы очтан “Әйдәгез!” дип бер-беребезне чакыра-чакыра, юлга чыга идек. Юлда чабата артлары төшеп кала. Мәктәптә ашарга 3-4 бәрәңге биреп җибәрәләр. Малайлар дүрт имән буенда бик яхшы итеп, өй сыман ике катлап торып куыш ясадылар. Шунда җылынып чыга идек”.

  1926 елда хасил булган бу авыл 70нче елларда, илебездәге башка бик күп кечкенә авыллар кебек үк, таркалуга дучар ителде. Кешеләре күрше Бишкурай, Булат, Теләүле һәм башка бик күп авылларга күчеп китәргә мәҗбүр булган. Бу авылның тарихын якташыбыз Ришат Хөҗҗәтов төзегән. Китап битләрендә колхозлашу, сугышка кадәр чорлар белән бәйле вакыйгалар белән бергә, ул яктан чыккан кешеләр, аларның балалары, оныклары турындагы мәгълүматларны табарга була. Минем өчен иң кызык ачыш: кечкенәдән аралашып, бергә печән чабып йөргән авылдашларымның кайберләре шул акчарлакныкылар булып чыкты. Кырый күрше Әхәт абый шул авылдан төште. Аның улы Раил хәзер бу йортта яши. Чарлаклар ел да җәйләрен үз авыл урыннарына җыелып менеп, истәлекләргә чумым утырырга гадәтләнгәннәр.

  Чарлак авылы бездән төньяк-көнбатышка таба урнашса, көнбатыш яклап Карагай авылы бар иде. Анда халык Бишкурайдан да, башка авыллардан да 1924 еллар тирәсендә күчкән булырга тиешләр. Башта күченәчәк кешеләр шул тирәләрне урап чыкканнар. Карагай авылы урнашачак җирләрне бик ошатканнар. Анда карагай агачлары үскән (исеме шуннан килә), шуларны кискәннәр. Һәр йорт өчен таяклар кадап, җир әзерләгәннәр. Аннан төзү эшләре башланган. Беренче елны кышын берничә йортның мөрҗәсеннән төтен чыккан. Авылның беренче старостасы Мөхи бабай булган. 30 нчы елларда халык колхозга оеша башлаган. Аны “Ялкын”колхозы дип атаганнар. Баштагы елларда, җир уңдырышлы булганлыктан, ашлык ишелеп уңган. Тирә-якта ачлык булганда да, халык монда хәлле яшәгән. Бу авылның табигате бик матур булуы турында сөйлиләр. Таш мич дигән җирен шул авылдан чыкканнар сагынып искә ала. Анда 5-6 метр биклегендәге таш бар, мичкә ошап тора. Чишмәсенең суы бик тәмле. Суын буып, буа ясаганнар. Бала-чага шунда су кергән. Җиләккә йөргән Беренче райком җире, Икенче райком дигән җирләр булган. Алар инде Ярмөхәмәт ягына табан. Аннан Мәкчим дигән Бишкурай белән ике арада - куаклык. Печән чапканнар шунда. Яугачы дигән җир дә бар.

  1965нче елларда авыл янында гына беренче буровой вышкалары барлыкка килә. Аларны күрергә дип бар авыл халкы, шулай ук бишкурайлылар да килә.

Мәктәп яшендәге балалар Бишкурайга мәктәпкә төшеп йөри. Башта салкын-бураннарда, яңгыр вакытларында, язын ташу чорында бала-чага чиләнә-этләнә, аннан Бишкурайда интернат ачылгач, эшләр азрак җайлана. Карагай авылы, Чарлак авылы кебек үк, беткән авыллардан. Халкы хәзергә кадәр туган төбәген сагына. Шул тирәләрне барып әйләнеп, хатирәләрен яңарта.

 

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА,

Туймазы районы,

Кандра авылы.

 

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Чәчәкләрдәй сибелгәнсең матур тау итәгенә...
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Чәчәкләрдәй сибелгәнсең матур тау итәгенә...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: