Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2022, 12:38

Максат МАМЛИЕВ. Заман турында уйланулар

 Ә бит 1950-1970 елларда шул җирләрдә меңнән артык эре мөгезле терлек, 15 мең баш вак мал көтелә иде...

Максат МАМЛИЕВ. Заман турында уйланулар
Максат МАМЛИЕВ. Заман турында уйланулар

Хәзерге вакыт – уяну, эзләнү, буталышлардан котылу вакыты. Күп илләрнең нәтиҗәле тәҗрибәсен анализлау, үзебезнең үткән заман уңышларын кулланып, киләчәгебезне әзерләп, юнәлешебезне табып, яңача яшәү заманы җитте. Күп мөмкинлекләрне югалтканны аңлап, эштә кулланып, чишелмәгән мәсьәләләрне чишеп, эш итү заманы. Ил башлыклары да, халык та, галимнәр дә моңа әзер. Бу елның көзге айларында, нәтиҗәле бөтенрусия җыелышы да әзерләнә дигән хәбәрләр дә ишетелә. Яңару кирәк. Үткән гасырның 80-90нчы елларында «үзгәртеп кору» дигән нәрсә табып, илне сатып, 76 процент халык каршы булса да, гөрләп эшләп торган СССРны таркаттылар. Яңа 15 ил барлыкка килде. Бер халык та моңа әзер түгел иде, буталыш, барасы юллар билгесез. Менә 30 ел эзләнүләр белән үтеп тә китте. Шөкер, Русия җыелды, берләште, туганлашты. Көч җыйды, сәнәгате, авыл хуҗалыгы аякка басты. Халык өметен өзмәде, яхшылык көтте, тәҗрибәләр бар иде бит. Республикада да шул ук хәл.Үзгәртеп коручылар илне ватты, җимерде. Кол хәлендә калдык. Чит илләр каравына калдык. Үзләре теләгәнчә ашаталар, киендерәләр, үзләренә эшләтәләр. Яхшы белгечләр исә чит илләргә чыгып китә.

1987 еллны ук КПСС карары белән, эшенә җаны-тәне белән бирелгән, әзерлекле җитәкче, Башкортстанның беренче секретаре, Социалистик Хезмәт герое, 5 Ленин ордены белән бүләкләнгән, халкы яраткан, үзе дә халыкны яраткан Мидхәт Закир улы Шакировны, мыскыллап, шаулап эшеннән кудылар. Моның нигә  кирәк булганын урындагылар аңламады. Аның урынына, СССРның Нефть сәнәгате министрлыгында эшләгән, кайчандыр Татнефтьтә, аннан Пермьнефть оешмасын 18 ел җитәкләп дан алган, Чакмагыш районы егете Ревмир Хасән улы Хабибуллинны куйдылар. Тырышып эшли башлады, халык тынычланып калды. Производство эшен яхшы белә, яңалыклар кертә башлады, күп район-шәһәрләрдә булды, кадрларның берсен дә югалтмады. Эш алга бара, партия эшен дә үзләштерде, халык үзен яратты. Әмма Мәскәүдән  каршылыклы боерыклар күбәйгәннән-күбәя, ник, ничек эшләргә белерлек түгел. Көннән-көн аңлашылмаучанлык арта. Рөхсәт алып Ельцин белән очрашырга бара. Ике көн көтә, кертмиләр. Икенче көнне кичкә таба чакырып алалар. Б.Н. Ельцин каршы алган, тыңлаган да, күп сөйләшеп тормыйча, әлеге хәл, киләчәк турында бер нәрсә дә аңлатмыйча «Хватайте, сколько хотите» дип кайтарып җибәрә. Р. Х. Хәбибуллин аптырап, югалып кайтып керә. 1990 елда КПССны тараткач, Югары Совет СССР утка тотылгач, ул эшеннән үзе теләп, хаклы ялга китте. Аның урынына Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов калды.

Русиядә калган завод-фабрикалар олигархларга бирелде, күбесе – чит ил кешеләре, җир-су хуҗасыз калды, халыкны ялган ваучерлар биреп алдаттылар. Авыл хуҗалыгын кемнәрдер үзләштерде, фермерлар әзерлексез иде, күмәк хуҗалыклар таратылды, таланды, халык эшсез калды. Өлгерләр җыйган акчаларына чит илләрдән товар ташып алыпсатарга әйләнде. Ә бит туздырмый, ватмый, җимерми эшләп тә булыр иде. Заманга ярашып, дөнья казанышларын кулланып, өр-яңа алдынгы дәүләт урынына – колониягә әйләндек.

Безнең халык ышанучан, кушканын гына эшләргә җайлашкан иде. Түзделәр, көттеләр. Вакыт ул тиз уза. Ельцин да айный башлады, физик яктан да көче беткәнен сизеп, Собчак, Чубайс һәм башка киңәшчеләрен тыңлап, үз урынына Владимир Владимирович Путинны калдырды. В. В. Путин үз юлын тапты, эшли башлады. Үзен күтәрүчеләрне рәнҗетмичә, курыкмыйча, яңа кадрлар эзли, тәрбияли башлады, ашыкмый гына таркатуны, талануны туктатып, илне җыя башлады. Хөкүмәттә татарлар да күренә башлады. Совет вакытында чекист хезмәтен үзләштергән Путин, Русиянең үз сүзен, үз ихтыярын, хаҗәтен аякка бастырды. Яңача берләшү юлларын эзләде, тапты.

Татар кешесе уңган, күркәм һәм күндәм. Тиз яраша, аны бар илләрдә дә үз итәләр. Ата-бабаларыбыз, дөнья халыклары арасында дан казанып, дәрәҗәле үз дәүләтләрен тоткан бит. Әле дә милләттәшләребез милләт рухын, иманын, үзенә генә хас булган сәнгатен, телен саклау, берләшү өстендә күп кенә эшләр башкаралар. Моны бөтендөнья татар, башкорт конгресслары эшендә күрергә була. Татарлар яшәгән тарихи төбәкләрдә милләттәшләребез күп бөек шәхесләрне, күренекле дин әһелләрен, фикер ияләрен, фән эшлеклеләрен, әдәбият һәм сәнгать осталарын биргән. Алар арасында хезмәт һәм сугыш батырлары, дан казанган галимнәр, атаклы артистлар, спортчылар, рәссамнар һәм башкалар бар. Алар – безнең горурлык һәм үрнәк.

Заман чирләренә бирешү дә юк түгел, яшләр интернетка ябышты, телне оныта башлады. Өйләнмичә, кияүгә чыкмыйча яшәүчеләр күбәйде, халык саны нык кими, аны төрле чирләр дә, табигый югалтулар да тизләтә.

Татарның үзен саклау иммунитеты да бар, барлыкка. 1552 елны Явыз Иван явыннан соң Казан дәүләте таркатылды, җимерелде, халык искитәрлек кырылды. Әмма татар сынмады да, сыгылмады да. Дистәләгән еллар аша үзен саклаган. Бөек Ватан сугышында да үзен танытты. Репрессияләр дә рухын сындыра алмады. Әмма Петр беренче заманындагы чукындыру, җәберләүләр, лашман тартулар эзсез үтмәде. Безнең халыкларның кимүенә авылларның югалуы да сәбәпле.

Бу күренеш туган авылым, Благовар районындагы Яңа Каргалыда да күзәтелә. 1740 елларда, хәзерге Мордовия өлкәсеннән, җирсезлектән, чукындырудан качып, бер төркем татар морзалары нәселләре белән бирегә күченгәннәр.  Алар башкортлардан 14 мең гектар җир сатып ала. Килгән гаиләләр тиз арада тораклар, мәчетләр булдырганнар, җирне эшкәрткәннәр, мал үрчеткәннәр. Еллар үтү белән ул зур авылга әйләнгән. 3 мәчет, мәдрәсәләр эшли башлаган, алыш-биреш, сәүдә итү арткан.

1917 елда авылда 4 меңнән артык кеше яшәгән. 1886 елның 17 октябрендә Каргалыда, Русиянең Мәгариф министры кушуы буенча, Рус-татар училищесы эшли башлый. 150 укучы сыярлык, бик күркәм таш мәктәп салалар. Башлангычта балалар мәдрәсәдә укый, ә мәктәптә рус телендә белем бирелә. Зуррак балалар, башка авыллардан да килүчеләр белән училещеда 3 ел укыгач, программаны үзләштергәч, кулларына диплом биргәч, укытучы исемен биреп,  Башкортстан җирлегенә таратканнар. Ул елларда белемле кеше кадерле, аларга ихтирам һәм хөрмәт. Каргалы мәктәбендә укып чыккан белгечләр, табиблар, инженерлар, хәрбиләр дан тотканнар.

Ә әлеге елларда Каргалы авылында 200  кеше яши микән? Байтак өйләр буш, Күбесендә – картлар. Эш юк,  көтүлекләрдә 20-30 баш мал күренә. Ә бит 1950-1970 елларда «Яңа көч» колхозында, шул җирләрдә, меңнән артык эре мөгезле терлек, 15 мең баш вак мал көтелә иде.

Пушкинның язмасы искә төшә: «Гордиться славою своих предков не только можно, но и должно. Неуважение к предкам есть первый признак дикости и безнравственности».

Кайчандыр бик көчле, кытайларны да буйсындырган Монголия бөек Чыңгызханны үстергән. Ул һәм аның варислары, заманында безнең якларга да күз салып, таркалып, бер-берсен талап ятучы илләрне берләштергән.  Бөек Болгар иле халкы да 7 ел аларга каршы сугышып җиңелгәч,  халык яңа илгә хезмәт итә башлый. Ханлык яңа тәртип урнаштыра. 10 процент ясакны түлә дә, үз телеңдә, динеңдә, гореф-гадәтеңдә яшә. Бу кагыйдә тормышка керә. Татарларның ил сакчысы да, оештыручылары да – морзалар, ясак җыючы да алар. Илләр үсеш ала. Кайбер Азия, Европа илләре дә Алтын Урдага кушыла.

300 ел тирәсе монгол империясе бердәм яши. Чыңгыз хан варислары  үзләре бик күбәеп, хакимлек өчен көрәшә башлый, бер-берсен үтерәләр. Чыңгыз хан варисы Туктамыш хан, үзен тәрбияләгән Аксак Тимур белән уртак тел таба алмау сәбәпле, 4 ел буе сугышалар, җиңелә. Себер, Казан, Әчтерхан, Кырым һәм башка вак ханлыклар барлыкка килә. Соңрак монголлар ассимиляциягә бирешеп югалалар. Бу 1420-1430 еллар.

Мәскәү кнәзлегенә күп кенә рус кнәзлекләре кушыла, ул көчәя, ныгый башлый. Московия  халыклары шактый еллар татар телендә язышкан, чит илләр белән шул телдә бәйләнеш тоткан, сөйләшкән. Петр беренче хакимияткә килгәч, Алтын Урда иленең дәвамчысын «Русия империясе» дип атый башлыйлар, сөйләшү, эш башкару рус телендә генә алып барыла башлый. «Татар-монгол изүе» сүзен уйлап чыгарып, татарларны чикләү, җәберләү башлана. Руслаштыру, чукындыру көчәя. Болар бар да безгә мәгълүм һәм кызганыч. Зөфәр Мәкъсум улы Фатхутдинов (1940) «Откровения ХХ века» китабында (57 бит) яза: «Чтобы человек был предельно управляемым и всегда обязанным, его делают в чем-то виновным. Этим порочным методом, приемом пользовались и колониальные империи в отношении завоеванных народов и государств». Татарның дөньялыкта нәтиҗәле эшен күрим дисәң, Гали Рәшит улы Еникеевның 2021 елда Мәскәүдә чыгарылган «Наследие татар: что и зачем скрыли от нас из истории?» китабын уку җитә. 

Кайчандыр татарны кимсетү өчен мәкаль чыгарганнар: «Татар атка атланса, атасын оныта». Алай түгел, кеше булып туган кеше беркайчан да атасын онытмый, без югала торган халык түгел.

Татарлар Җир шарының бик күп илләренә таралган һәм шунда торып калган. Күпләре үз телен саклый, сөйләшә, балаларын өйрәтә, үзара аралашалар. Моны инкарь итеп булый, рәхмәт аларга. Үзебезгә үрнәк алырга кирәк.

Телләр һәрчак яңара, үз вакытына, торган төбәккә җайлаша. Кайсы халык, кайда гына күчмәгән дә, кайда гына утырып калмаган. Кайсы халык кайчан формалашкан, үз телен тапкан – билгеле түгел. Татар халкы да –борынгы халык. Ул да үз телен тапкан, үстергән, чарлаган, саклаган. Охшашлыклар күп телләрдә бар. Мәсәлән, «Идегәй» дастанын татар да безнеке ди, казах та, башкорт та үз итә.

Төрки халыкларының уртак яклары, бер-берсенә якынлыклары күп. Әмма һәр халыкның үзенең эчке иҗтимагый, сынфый каршылыклары, үз тәҗрибәсе, тормыш кагыйдәсе, географик, икътисадый һәм җирле шартлар. Бар да күршеләр белән бәйләнештә, яңара, үсешә. Балалар үсеше кебек, үзгәрүдән туктамый.

Борынгы патриаархальлек, феодализм, капитализм, социализм һәм коммунизм төзү чорларын да үткәнбез. Хәзер кайда юнәлеүебез ачык түгел, эзләнүләр чоры. Киләчәк буыннарны нәрсә көтә – ачык күренми.

30 еллык таркалу, югалту дәверен дә уздык, түздек. Инде хәзер, башка алга киткән илләрнең уңышлы якларын үзләштереп, өр-яңа демократик федерация төзибез кебек. Монда, татарның урынын, киләчәген уйларга кирәк. Алдан йөрүчеләребез бармы, ничек ярдәм итә алабыз? Яңалыкларны заманча дөрес табу, үзләштерү фарыз.

Хәзергә кадәр безне яхшылыктан начарлык эзләргә өйрәттеләр. Алдан йөрүчеләрне кимсетү, куркыту кагыйдә иде. «Ит яхшылык, көт явызлык» мәкален урында утырган ялкаулар  яхшы кулланды. Тырышларның башына суккалап кына тордылар, ә кушканны гына эшләүчеләр мактаулы булды.

Мөселманнарда кулланылган «Яхшылык яхшылык булып кайта, яманлык – яманлык булып кайта»,  дигән мәкаль кулланышта сирәк. Хәзерге заманда яхшылык эшләү дә, тырышлык та – киләчәк буыннар өчен сәдака. Бабаларыбыз калдырган тагы бер сабак – «Көн итәргә көндәш яхшы». Көнләшеп, яхшылыкны күреп, куанып, аңардан да уздырып эшләү дәрте, уңышлы көнләшү начар түгел.

Туган җиргә игътибарны арттыру кирәген күрсәтүче мәкальләр дә күп. Менә кайберләре: «Качып китсәң дә, чәчеп кит»; «Йөргән таш шомара, ятканы мүкләнә»; «Ашаган җиренә мал да кайта» һәм башкалар.

Авыллар таркалу афәте – җир-сулар, ихаталар, зиратлар ятим калуга игътибарны арттыруга ишарә. Туган җирне ташламыйк, кайткалап торыгыз. Хәле барларыгыз ихаталарыгызны дача итегез, керер урыныгыз булыр.

«Байлык бер айлык» – дигәне дә бар. Байлыкны теге дөньяга алып китеп булмый. Кешелек сыйфатын байлык икәнен аңлап яшәү – үзе зур байлык. Акыллы кеше булып яшик.

«Данның төбе – хөрмәт, хөрмәтнең төбе хезмәт» – эштән курыкмагыз, тик тормагыз дигәнне аңлата. «Көтеп торган – ач калган»; «Тырышкан – ташка кадак каккан» дигәннәре дә бар.

Соңгы елларда дөнья нык үзгәрде. Һәркем үзенчә тырыша. Кайберәүләр башкаларны эшләтеп табыш алырга тырыша, икенчеләре урлашу, талау, ришвәт алу, җиңел кәсеп белән булаша. Аралашу кимеде. Күбесе үз сүзен әйтергә дә куркып, йомылып кына яши. «Әзергә бәзер» заманы үтте. Үз-үзеңне сакла да, якла да. Бер-береңнең яхшы якларын күреп, мактан, халкыбызны үстерик.

«Берлектә – көрлек». Акыллы уйларны, теләкләрне, киңәшләрне үз вакытында халыкка да, хөкемдарларга да җиткерүдә активлык кирәк, сүзеңне әйтергә курку заманы үтте. Кыюлык һәм тәвәкәллек кирәк.

Бүгенге көндә рәсми органнар белән иҗтимагый оешмалар арасында ни структур бердәмлек, ни сәяси-идеологик бәйләнеш юк. Иҗтимагый оешмалар бер-берсенә ышанып һәм таянып эш итми. Аяныч хәл. Иҗтимагый оешмаларны яңарту, ярдәм итү, яхшырту кирәк. Бу эшкә яшьләрне кызыктыру, җәлеп итү, тәрбияләүне арттыру фарыз. Булышучы көчләргә рәхмәтле булып, илдә һәм төбәктә реформалар үткәрүдә активлыкны арттырыйк. Тырышлыкта яһүдиләргә ошау да начар булмас. Алар да бөтен дөньяга сибелгән, бердәмнәр, милләткә нигезләнеп, һәр социаль катлам үз милли вазыйфасын үти.

Тарих кабатлана, әмма үзенчә. «Сорамаганга бирмиләр», диләр. Аллаһы Тәгалә дә сорарга кушкан, сорамасаң, хөкүмәт тә бирми. Сорасак, эшләсәк, бар да булыр.

«Татар барда хәтәр бар» дигәне дә бар. Мәкаль начарлыкны аңлатмый. Татар бар җирдә байлык, яхшылык, хәтәр алга китешне күрсәтә. Безгә горурланып эшләргә генә кирәк.

Татар-башкорт яшьләре арасында катнаш никахлар күп. Гореф-гадәтләр тулылана, төс-баш матурлана, сәләтлелек арта. Кем булып туса да, яшәү көче ныгая. Минтимер Шәрип улы Шәймиев бер чыгышында болай дигән иде: «Аллаһы Тәгалә татарны да, башкортны да бертуганнар итеп яраткан, бер бишеккә салган, бер үк көйләр көйләп тирбәткән». Татар да, башкорт та үз иленә, халкына бар күңелен биреп хезмәт итә, итәчәк тә. Бүлешергә бер сәбәп тә юк. Әлеге вакытта татар-башкортны каршы кую, аеру, ызгыштыру туктады кебек, үзебезнең арада да дуслык, туганлык артты.

Безне бер мөһим мәсьәлә борчый – яшьләрнең гаилә кору, бала табу-үстерү теләге дә, сәләте дә кимеде. Ялгыз йөрүгә өстенлек бирәләр, гаиләләр таркалуы ешайды, балалар да бер-икедән артмый. Бу – замана чирләре, милләткә зыян итү. Моңа бирешмичә, ким дигәндә 3-4 бала үстергәннәргә дан һәм хөрмәт.

Совет хакимияте  вакытында, бер җенесле гаиләләр турында ишеткән дә юк иде. Мөселман халыкларында бу тыелган, зур гөнаһ санала. Казан шәһәрендә, 1971 елда нәшер ителгән «Русча-татарча сүзлектә», зур мәгънәле китапта да бу сүзләр юк. Имеш, иреклек, һәр кешенең хокукы бар. Уйлап карасаң, бу – кешелек дөньясын бетерү, хайваннар да алай эшләмиләр бит. Кайчандыр Мендель һәм Морганның Җир шарына 1 миллиард кеше җитә дигәнен үтәү түгелме бу?  Аллаһ сакласын.

Чын татар, башкорт булу, ул – ныклы тырышлык, акыл, белем, дөньяви хәлләрне өйрәнү, ата-бабаларыбыздан калган иң уңышлы гореф-гадәтләрне үтәү, үзара аңлашу, киңәшләшү, ватаныңны саклау, сөю. Без – бөек мәдәният варислары. Безнең потенциал дөнья халкына бик кирәк.

Максат  МАМЛИЕВ.

Уфа шәһәре, 2022.

Редакциядән: Максат ага Мамлиевның кулъязмасын, үзенең үтенече буенча, үзгәртми һәм төзәтмичә тәкъдим итәбез. Кайбер фикерләр бәхәсле булса да, аларны  мөхәрририят фикеренә  туры китерү шарты куелмады.

Максат МАМЛИЕВ. Заман турында уйланулар
Максат МАМЛИЕВ. Заман турында уйланулар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: