Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 август 2022, 18:22

БДУда белем алу беркайчан да соң түгел!

Бүген филология факультетының магистратура бүлегенә рус теленнән һәм әдәбиятыннан кабул итү имтиханнары узды.

БДУда белем алу беркайчан да соң түгел!
БДУда белем алу беркайчан да соң түгел!

Бүген Башкорт дәүләт университетының филология факультетының магистратурасына рус теленнән һәм әдәбиятыннан кабул итү имтиханнары узды. Яшьләр факультетка теләп килә. Мәсәлән, “Филология” юнәлеше буенча көндезге бүлеккә бирелгән 19 урынга 51 абитуриент дәгъва итә, читтән торып уку бүлегендәге 12 бюджет урынына 38 гариза тапшырылган. “Педагогик белем бирү” юнәлеше карамагындагы 15 урынга исә 33 абитуриент дәгъва итә. Алар читтән торып белем алачак. Шулай итеп, филология факультетының магистратурасына җәмгысе 46 бюджет урыны бүленгән, биредә уку өчен 122 абитуриент акыл һәм белем көчен сынаша. Уртача конкурс 1 урынга 2,65 кеше тәшкил итә.

Югарыда аталган ике юнәлешнең һәркайсы үз эчендә берничә белгечлекне, программаны берләштерә. Мәсәлән, “Филология” юнәлешендәге “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” дип аталган программа БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы тарафыннан төзелгән. Ул күпмилләтле төбәкләрдә тел, әдәбият, мәдәниятара бәйләнешләрне үстерә алырлык белгечләрне – укытучыларны, матбугат, телевидение һәм радио хезмәткәрләрен, тәрҗемәчеләрне, дәүләт органнарында документлар әйләнешен тәэмин итүчеләрне, мәдәният белгечләрен әзерләү максатын куя. Анда укырга теләүчеләр быел дистәдән артып китте. Иң мөһиме алар озак еллар мәгариф,  журналистика өлкәләрендә хезмәт куеп, зур һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган шәхесләр. Мәсәлән, Рәмилә ГЫЙЛЬВАНОВА Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлеген моннан чирек гасыр элек, 1997 елда ук тәмамлаган. Бүген Нуриман районының Красная Горка урта мәктәбендә татар һәм рус телләрен телләрен укыта, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Коллегабыз, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА татар-рус филологиясе бүлеген 2001 елда тәмамлаган. Шуннан соң мәктәптә эшләгән, Кырмыскалы районы гәзитендә тәҗрибә туплап, “Кызыл таң”га килгән. Ул магистрлык диссертациясен район гәзитләрендә әдәби тәрҗемә проблемаларын багышларга җыена.

Абитуриентларның икесе дә: “Белем алырга беркайчан да соң түгел!” – дип исәпли. БДУның магистратурасында уку аларның һөнәри һәм карьера үсешенә зур этәргеч бирергә тиеш.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

БДУда белем алу беркайчан да соң түгел!
БДУда белем алу беркайчан да соң түгел!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: