Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2022, 13:26

БДУның татар-рус бүлегенә быел кемнәр укырга керде?

“Татар теле һәм әдәбияты, рус теле” белгечлеге буенча уртача конкурс бер урынга 3,5 кеше тәшкил итте.

БДУның татар-рус бүлегенә быел кемнәр укырга керде?
БДУның татар-рус бүлегенә быел кемнәр укырга керде?

“Татар теле һәм әдәбияты, рус теле” белгечлеге буенча көндезге бүлеккә быел 10 бюджет урыны бүленде. Былтыр көндезге бүлеккә кабул итү оештырылмаган иде, шуңа күрә кайбер “милләтпәрвәрләр” Башкорт дәүләт университетындагы татар бүлегенә ясин чыгарырга ук тотындылар. Шөкер, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы җитәкчелегенә яшь көчләр килү сәбәпле, барысы да үз урынына кайтты.

Закон буенча, ун урынның берсе – юнәлтмә буенча килгән, икенчесе – льготалы категорияләргә караган абитуриентларга гомуми конкурстан тыш бүленде. Калган 8 урынга гомуми конкурс буенча 28 гариза кабул ителде. Шулай итеп, “Татар теле һәм әдәбияты, рус теле” белгечлеге буенча уртача конкурс бер урынга 3,5 кеше тәшкил итте. Конкурста абитуриентларның рус теле һәм җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханнары баллары һәм БДУда татар теленнән уздырылган эчке имтихан нәтиҗәсе исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, конкурс исемлегендә беренче урынны җәмгысе 237 балл җыйган абитуриент алды. Бүлеккә кабул ителү өчен минималь балл – 191 булды.

БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” программасы буенча магистратура да эшләп килә. Ул кичәге бакалаврларга белемнәрен тирәнәйтеп, ике ел дәвамында хезмәт даирәләрен киңәйтергә, үзләрен журналистикада, сәнгать өлкәсендә, дәүләт хезмәтендә сынап  карарга мөмкинлек бирә. Быел программага шулай ук бюджет урыннары бүленгән, күпсанлы гаризалар кабул ителгән. Читтән торып укырга теләүчеләр 12 августта рус теленнән кабул итү имтиханын тапшырачак.

Бакалавриаттагы “Филология һәм медиакоммуникацияләр” белгечлеге буенча читтән торып уку быел түләүле. Әмма суммасы бик арзан – елына нибары 38 мең сум тәшкил итә. Өстәвенә, уку чоры да кыска – 5 ел гына. Аны тәмамлаучылар мәгариф өлкәсендә генә түгел, матбугатта да, сәнгать оешмаларында да, радио-телевидениедә дә, кыскасы, кайда филологик белем кирәк – барлык урыннарда да эшләү хокукына ия булачак. Өстәмә белем алу, квалификация күтәрү кирәкми. Әлегә төркем туплану алдында, шулай да урыннар бар. Шуңа күрә, ашыгыгыз! Сыйфатлы белемнән, күңелле студент тормышыннан читтә калмагыз!

Фото: gorobzor.ru

БДУның татар-рус бүлегенә быел кемнәр укырга керде?
БДУның татар-рус бүлегенә быел кемнәр укырга керде?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: