Татарстанда 2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды зур оешканлык белән үтте. Делегатлар һәм кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде. 30 июльдә алар Казанда Иске Татар бистәсендә уза торган «Печән базары» фестивалендә катнашты. 31 июльдә, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Изге Болгар шәһәренә сәфәр кылды.
1 август көнне «Kazan Expo» күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы утырышы узды. Анда түбәндәге дискуссион мәйданчыклар эшләде:
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев катнашында VIII съездның беренче утырышы үтте. Кичен Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды.
2 августта «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә Р.Н.Миңнеханов катнашында VIII съездның пленар утырышы һәм яңа сайланган Милли Шураның беренче җыелышы үтте.
«Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә ике көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.
Пленар утырышта съезд делегатларына һәм кунакларга РФ Президенты Владимир Путинның котлавы җиткерелде. Шулай ук чарада катнашучыларга Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымухамедовның, РФ Чит ил эшләре министры Сергей Лавровның, Русиянең 46 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау-сәламләвен укып ишеттерелде. Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинның котлавы тәкъдим ителде.
Кунакларга сәламләү сүзе белән БТК шурасы рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итеп, пленар утырышта чит илләрдән һәм Русия төбәкләреннән килгән 995 делегат һәм 505 шәрәфле кунак катнашуын әйтте, хисап доклады белән чыгыш ясады. Аннары Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага сүз бирелде.
Делегатларның чыгышыннан соң Конгрессның Милли Шурасының яңа составы расланды. Аннары хөрмәтле аксакал Минтимер Шәрип улының һәм Президент Рөстәм Нургали улының чыгышлары тыңланды.
Ахырда съездның резолюциясе кабул ителде, лаеклы милләттәшләребезгә бүләкләр тапшырылды.
Чара "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Чыганак: БТК һәм татар матбугаты электрон челтәрләре.