Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2022, 11:56

Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА. Сагындыра мәктәп еллары

Кеше тормышында мәктәп еллары иң кадерле хатирәләр булып гомер буе озатып йөри. Бу һәркемгә хас халәттер. Безнең тормышта аерылышу һәм очрашулар чиратлашып тора. Аерылышу күпме сагышлырак булса, очрашуы шул хәтле куанычлы. Бергә укыган сабакташлар белән очрашулар аеруча күңелле.

Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА. Сагындыра мәктәп еллары
Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА. Сагындыра мәктәп еллары

...Һай, гомер, бигрәк тиз үтәсең шул! Әле кайчан гына Каразирек урта мәктәбен тәмамлаганнан соң үткән 30 еллык очрашуга җыелган идек. Күз ачып йомган кебек кенә булмаса да, тиз үтеп китте бу 10 ел. Әлеге чараны оештыру ниятен белдереп, иң чая, үткер, шагыйрә классташыбыз Нәкыя Хәйруллина агымдагы ел башыннан интернет челтәрендә үзебезнең төркемне булдырды. Моңа барыбыз да бик шатланып риза булдык, көн саен аралашып, фикер алышып очрашуга әзерләндек. Ул мизгелләр якынайган саен күңелне дулкынлану хисе дә чолгап алды, чөнки арабызда 40 ел күрешмәгәннәр дә бар. "Бер-беребезне танырбызмы икән?” – дигән уйлар белән Каразирек авыл мәдәният йортына җыелдык. Аның мөдире, классташыбыз Радик Гафаров һәммәбезне ачык йөз белән каршы алды. Биредә урнашкан музейдагы экспонатлар белән таныштык, сәнгать һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлыклар булуы, ике катлы бинаның зәвык белән бизәлеше, пөхтәлеге сокландырды. Ә инде классташыбыз һәм аның тормыш иптәше, сәнгать җитәкчесе Розалия Сәхи кызы оештырган чараларны социаль челтәрләрдән карап барабыз, уңышларына сөенәбез, авыл халкының шул кадәр бердәм, актив булуы күңелдә горурлык хисләре тудыра. Билгеләнгән сәгатькә барыбыз да җыелдык. Һәрберебезнең йөзендә сагыну, күрешә алуга сөенеч чаткылары сизелә.

40 ел... Уйлап карасаң, бер кеше гомере. Ни арада узып та киткән ул еллар. Инде балалар да үсеп җиткән, күпләребез оныклар сөябез. Урта мәктәпне тәмамлагач, илебезнең төрле якларына таралыштык. Кемдер институт, кемдер техникумда белгечлек алды. Бүгенге көндә һәрберебезнең гаиләсе, яраткан эше бар, яшь буенча хаклы ялга чыкканнар да бар. Нинди генә хезмәттә булсак та, без иң беренче чиратта кеше булып кала белдек. Укытучыларыбыз кечкенәдән сеңдергән кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек сыйфатларын югалтмадык. Остазларыбыз намусларына тап төшермәдек. Кызганычка каршы, ике сыйныфташыбыз гүр иясе булды. Фәнәви Хәмәтдинов, Фидәхәт Зарафетдиновның урыннары җәннәттә булсын. Зыяратка барып, каберләренә чәчәкләр салдык, рухларына дога кылдык. Шул мизгелдә Фәнәви классташыбызның кабере янында Мәләвез шәһәреннән кайткан улы, килене, оныгы белән танышып та сөйләшкәч, мәрхүм сыйныфташыбызның үзен күргәндәй булдык.
Очрашуга мөхтәрәм укытучыларыбыз Рәзилә Рәшит кызы, Динира Гали кызы, Венера Хәниф кызы, Зилә Бакир кызы килделәр. Алар хезмәт юлын шушы мәктәптә башлаганнар. Инде без дә, мәктәпне 1982 елда тәмамлаучылар, җай гына гомер көзебезгә кереп барабыз. Укытучыларыбыз да хәзер олыгайганнар, ләкин элеккечә матур һәм мөлаемнәр. Алар һәрберебезне танып, һәркайсыбызга җылы сүз таптылар. Сөйләшкәндә берәм-берәм укытучыларыбызны барладык: башлангыч сыйныф укытучылары – Заһира апа Гыйкрамина, Мәмдүдә апа Халикова, мәктәп директоры Ногман Әхсән улы Зыязетдинов, ирле-хатынлы Мәрьям апа, Мөдәрис абый, Кәшифә апа, Әгьлә абый, Мәрҗәнә апа, Фнүн абый, Нәфисә апа, Әүхәт абый, Фина апа, Миңлемөхәммәт абый, Рәсүл абый, Рәсимә, Флүрә апалар һәм башка укытучыларыбыз белән бәйле истәлекләргә тукталдык – олылап, рәхмәт хисе белән искә алуыбыз мәрхүмнәр рухына дога булып барып ирешсен.

Кайларда гына укып, яшәсәк тә, белем биргән мәктәбебезне, кадерле укытучыларыбызны иң югары баскычка куябыз. Чәчләренә чал кереп, моңсу да, бер үк вакытта сөенечле дә елмаеп безнең каршыда утыралар икән, без моның белән дә бәхетле. Аларга Раббыбыз бәхетле картлык, тыныч тормыш, сәламәтлек бирсен. Менә шундый изге күңелле укытучылар укытканга күрә, үзебез дә нечкә күңелле, ярдәмчел, хезмәт сөючән булып үскәнбез. Безнең чор балалары турында тагын шуны әйтергә була: октябрят, пионер, комсомол булуның җаваплылыгын, горурлыгын тоеп яшәү бәхете дә тиде безгә. Очрашу барышында һәркайсыбыз күңел түрендә саклаган җылы истәлекле хәтер-хатирәләр белән бүлештек. Шулай ук хәзерге көнге тормышларыбызны, гаилә хәле, кайда эшләвебез турында сөйләп үттек.
Укытучыларыбыз да безнең чыгарылыш турында матур истәлекләрен яңарттылар, кызыклы хәлләрне искә төшерделәр. Барыбызның да күңел шат иде. Кызлар тиз арада укучы формасын киеп алып, егетләр белән мәктәп җырларын башкардык, Фердинат Әхмәдиевның балачактагы яраткан җырын тыңладык. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Хәниф кызының моңлы җырларын башкаруы безгә олы бүләк булды. Сыйныфташларыбыз Рита Рәҗәпова Р. Сафинның "Кыр казлары" шигырен укып ишеттерсә, моңлы сандугачларыбыз Радик Гафаров, Элиза Нәбиева, Фердинатның тормыш иптәше Ләйсәннең чыгышларын алкышларга күмдек. Алар янында Рәзилә Латыйпова, Фәүзәт Шакировның осталык белән килешле биюләре бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәде. Арабызда бар эшкә дә оста булган, тагын да спорт сөюче сыйныфташларым барлыгын билгеләп үтсәм һич тә артык булмас. Мәсәлән, Чакмагышта яшәүче Фәрит Големовның спорт ярышларында җиңүләре, Нәкыя Хәйруллинаның район, республика гәзит-журналларында бастырылган шигырьләр шәлкемен күрү укытучыларыбыз һәм безнең өчен зур горурлык.
Мул табын артында әле мәктәп елларына, әле бүгенге көнгә әйләнеп кайта-кайта озак утырылды, рәхәтләнеп көлештек. Чәчләребезгә чал кергән ир-атлар һәм хатын-кызлар бик тиз малайларга һәм кызларга әйләндек, әйтерсең дә 40 ел гомер узмаган. Укытучыларыбызга һәм үзебезгә дә онытылмаслык бәйрәм ясадык, истәлеккә бүләкләр дә биреп сөендердек. 40 ел үтсә дә, бер-беребез өчен шул ук малайлар һәм кызлар булып калганбыз кебек. Очрашу җыр-бию, шаян уеннар, сөйләшүләр белән кичкә кадәр дәвам итте. Тәмле бәлеш пешереп өлгерткән уңганыбыз Илмирага, сыйныфташларыбыз Рөстәм белән Радикның тормыш иптәшләре Дамира, Розалияга, "Агыйдел"кафесы пешекчеләре, аеруча Әлфинәгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез. Иң зур рәхмәт сезгә, классташларым! Вакыт сизелми үтте дә китте. Аерылышу күңелләрне бераз йомшартса да, очрашу безгә яшәргә көч, өмет бирде. Алда тагын да очрашулар насыйп булсын иде.



Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА. Сагындыра мәктәп еллары
Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА. Сагындыра мәктәп еллары
Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА. Сагындыра мәктәп еллары
Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА. Сагындыра мәктәп еллары
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: