Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2022, 17:27

Буыннар очрашуы

Бүген Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлеген 1972 һәм 1997 елларда тәмамлаучылар белән уку йортының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы коллективы очрашты. Мондый вакыйга соңгы 30 елда беренче тапкыр булды.

Буыннар очрашуы
Буыннар очрашуы

Беренче төркемнең татар-рус бүлеген тәмамлавына 50 ел тулып киткән. Аларның кураторы күптән түгел 100 яшен тутырып вафат булган доцент Әмир ага Фатыйхов булган. Яшьрәк буын өчен инде легендага әверелгән кафедра укытучылары, фән докторлары, профессорлар Габделхәй ӘХӘТОВ, Үзбәк ГЫЙМАДИЕВ, Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИНнардан алар төпле белем алган буын.Төркемнең үзеннән дә күпсанлы абруйлы укытучылар, танылган җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар чыккан. Мәсәлән, озак еллар Уфада “Ленинсе” гәзитендә, “Комсомольская правда” гәзитенең үз хәбәрчесе булган, соңыннан Казанга күченеп, “Идел” яшьләр журналын оештырган, Бөтендөнья татар конгрессында эшләгән Бишбүләк районы Дүсән авылы егете Римзил ВӘЛИЕВның исеме күпләргә таныш. Фәнисә ГАФУРОВА исә озак еллар М. Акмулла исемендәге БДПУда татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкләде, Башкортстан мәктәпләре өчен татар теле дәреслекләре чыгарды. Аның студентлары бүген республикадагы татар теле һәм әдәбияты үсешенә сизелерлек өлеш кертәләр. Алар һәм башка төркемдәшләр яшьләргә үз киңәшләрен бирде, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Икенче төркем әле үзләре 50 яшьләрен тутыру алдында гына тора. Алар БДУның татар-рус бүлеген моннан 25 ел элек тәмамлаган. Кураторлары – күпләрнең яраткан Остазы Камил ага ДӘҮЛӘТШИН. Бу төркемне шартлы рәвештә “укытучылар төркеме” дип тә атарга мөмкин, чөнки күпчелек республика мәктәпләрендә татар һәм рус тел-әдәбиятын укыта. Әйткәндәй, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасын бүген әлеге төркемнән чыккан Илмира Фәргать кызы ЗАРИПОВА җитәкли. Укытучылардан тыш төркемнән радиожурналистлар, төрле оешмаларның матбугат хезмәтен, кадрлар бүлеген җитәкләүчеләр үсеп чыккан. “Шәрык” радиосы алып баручысы Зәлия ХИСАМИ үз чыгышында яшьлек хатирәләре белән уртаклашса, Нуриман районы Красная Горка урта мәктәбенең татар теле укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмилә ГЫЙЛЬВАНОВА кафедра укытучыларына, аерым алганда, доцент Марат ШӘРИПОВКА тел-әдәбиятка гына түгел, мәдәни өлкәгә дә сөю тәрбияләгәне өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

Шуны да өстик, кафедраның бүгенгесе дә оялырлык түгел. Ул 2022 елда эффективлык буенча филология факультетында беренче урынга чыкты. Бу, беренче чиратта, кафедраны җитәкләүгә Ильмира ЗАРИПОВА алынуы белән бәйле, дип ассызыклады укытучылар. Бүген биредә 7 кеше хезмәт куя. Һәммәсе дә филология фәннәре кандидатлары, доцентлар. Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Марат ШӘРИПОВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәүф ИДРИСОВ, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ үз чыгышларында филологик белемнең гаять киң даирәне иңләвен, татар-рус бүлеген тәмамлаучыларның беркайда да югалмавын, һәр өлкәдә дә лаеклы урыннарын табуын үз мисалларын китереп исбатладылар, җыелучыларга бүлеккә укырга керү тәртибе, кафедра алып барган эш юнәлешләренең киңәюе турында сөйләделәр.

Чара БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедасының тарихына багышланган видеоязма карау һәм күмәкләп фотога төшү белән тәмамланды.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

 

Буыннар очрашуы
Буыннар очрашуы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: