Менә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен көтеп алынган вакыйга – өлгергәнлек аттестатларын алу көне дә узып китте. Хәзер яшьләр алдында бер мәсьәлә – укуларын кайда дәвам итәргә? Кайсы уку йортына гариза тапшырырга соң?
Бу уңайдан Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлеге сезне үзенә укырга чакыра. Белгечлек “Педагогик белем бирү (ике профильдә – Татар теле һәм әдәбияты, рус теле) дип атала. Бакалавриат программасы буенча уку 5 ел дәвам итә. Ахырда студентлар тел-әдәбият укытучысы, журналист, офис хезмәткәре кебек тормышта кирәкле һөнәрләр алып чыгачак.
Бюджет хисабына көндезге бүлектә укуга 10 студент кабул ителә.
Кабул итү имтиханнары түбәндәгечә:
Укырга кабул ителгән студентларның һәммәсе дә тулай торакта урын белән тәэмин ителә.
Әлеге белгечлек буенча читтән торып уку бүлегенә дә гаризалар кабул ителә. Бакалавриат программасы буенча уку 6 ел дәвам итә. Биредә бер ел уку нибары 38 000 сум тәшкил итә. Бу инде махсус урта белем бирүче колледж-техникум тәмамлаучылар өчен (педагогик колледжлар гына түгел!) югары белем алуга менә дигән шанс!
Кабул итү имтиханнары түбәндәгечә:
Мәктәп тәмамлаучылар өчен:
Урта махсус уку йортлары (техникум, колледж, училище тәмамлаучылар өчен:
Рус теле (БДУда эчке имтихан);
Рус әдәбияты (БДУда эчке имтихан);;
Татар теленнән БДУда эчке имтихан (тест).
Моннан тыш коммерция нигезендә “Филология һәм медиакоммуникацияләр” (татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты) белгечлеге буенча читтән торып уку бүлегенә дә гаризалар кабул ителә. Бакалавриат программасы буенча уку 5 ел дәвам итә. Югары белемнәре булып, “Филология һәм медиакоммуникацияләр” белгечлеге буенча икенче югары белем алырга теләүчеләр, гомумән, тизләтелгән программа буенча белем алачак. Алар өчен уку вакыты нибары 3 ел тәшкил итә.
Бер ел уку бәясе башка белгечлекләр белән чагыштырганда, бик арзан – елына нибары 38 000 сум! Өстәвенә, әлеге сумманы икегә, өчкә, яки дүрткә бүлеп түләргә дә мөмкин! Ахырда студентлар журналист, телевидение тапшыруларын алып баручы,тел-әдәбият укытучысы, гид һәм башка һөнәрләр алып чыгачак.
Кабул итү имтиханнары түбәндәгечә:
Мәктәп тәмамлаучылар өчен:
Урта махсус уку йортлары (техникум, колледж, училище тәмамлаучылар өчен:
Бакалавриат программасы буенча югары белем алгач, укуыгызны магистратурада дәвам итәргә мөмкин. Анда уку – БУШЛАЙ! Әгәр дә сез кайчан да булса югары уку йортларының бакалавриатын яки специалитетын тәмамлагансыз икән, белемегезне камилләштерергә ашыгыгыз! Программабыз “Тел һәм мәдәниятара коммуникацияләр” дип атала. Магистратурадан сез филология өлкәсендә киң профильле белгеч булып чыгачаксыз! Уку вакыты көндезге бүлектә – нибары 2 ел; читтән торып уку бүлегендә – 2,5 ел.
Имтихан тик берәү генә – рус теле.
Бәйләнеш өчен телефоннар:
89174438917 – Зарипова Ильмира Фәргать кызы;
89174874062 – Кәримова Зәбира Сәгыйт кызы.
Барыгызны да үзебездә көтеп калабыз!
Фото: ufa.wikimapia.org