Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2022, 06:29

Президент яшьләрне котлый

Бүген ил буенча мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре үтә. Шул уңайдан Русия Президенты Владимир Путин мәктәпне тәмамлаучыларга үзенең котлавын җиткерде. Ул түбәндәгечә яңгырый.

Президент яшьләрне котлый
Президент яшьләрне котлый

“Бүген сезнең өчен, бөтен зур илебез өчен аеруча дулкынландыргыч көн. Барлык төбәкләрдә дә: зур шәһәрләрдә дә, зур булмаган поселокларда да  чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән саубуллаша, остазларына чын күңелдән рәхмәт әйтә.

Сезне, укытучыларыгызны, ата-аналарыгызны, якыннарыгызны бу искиткеч вакыйга белән чын күңелдән котлыйм.

Сез бөтенләй яшь, һәм, әлбәттә, күп нәрсәләр турында хыялланасыз, киләчәккә күз салырга, өлкәннәрчә тормышыгызның ничек буласын күз алдына китерергә омтыласыз. Ул сезнең өчен әле башлана гына.

Сезнең алда бүген бик күп юллар, мөмкинлекләр ята. Һәм сезнең һәрберегезнең үз юлын таба алуы – талантларыгыз, сәләтләрегез, потенциалыгыз максималь ачыла торган һәм сезгә чыннан да күңелегезгә яткан эш-һөнәр табуы мөһим.

Һәрвакытта да үзегез өчен иң югары планканы куярга кирәк, дип ышанам. Шул ук вакытта, нинди һөнәр сайлавыгызга да карамастан, теләсә нинди, хәтта зур булмаган бурычларны да, “плюс бишлегә” хәл итәргә кирәк. Башкарган эшеңә тулысынча бирелергә, нәрсәдер килеп чыкмаса, кулларны төшермәскә кирәк. Шул вакытта сез шәхси, иҗади, һөнәри өлкәләрдә һичшиксез уңышка ирешерсез, ә сезнең хыялларыгыз һичшиксез чынбарлыкка әверелер.

Бүген, бөтен ил буенча чыгарылыш кичәләре үткәндә һәм төбәкләрдә Яшьләр көне алдыннан фестивальләр узганда, сезнең өчен бик мөһим сүзләр әйтәсем килә. Нәкъ менә сезгә, бүгенге мәктәп укучыларына, студентларга, иҗат итәргә, Россиянең киләчәк тарихын булдырырга, әһәмиятле ачышлар ясарга, яңа рекордлар куярга, башкаларны төрле өлкәләрдәге казанышларыгыз белән илһамландырырга туры киләчәк.

Ышанам ки, инде берничә елдан без бу казанышлар турында ишетәчәкбез һәм илнең үсешенә һәм ныгуына, аның иң яхшы традицияләрен дәвам иттерүгә сезнең керткән өлешегез белән горурланачакбыз.

Сез яңалыкларга ачык, белемнең кыйммәтен аңлыйсыз, Ватанны чын күңелдән яратасыз һәм инде хәзер үк иҗади эшкә керешергә, сезнең өчен кемдер барысын да эшләгәнне көтеп тормыйча, алга таба хәрәкәт итәргә әзерсез..

Әйдәгез, хыялланыгыз, кыю рәвештә алга атлагыз! Шикләнмим: барысы да барып чыгачак.

Бәйрәм белән тагын бер тапкыр сезне!

Барыгызга да бәхет, иминлек һәм уңышлар телим.”

Фото: darfix.ru

Президент яшьләрне котлый
Президент яшьләрне котлый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: