Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июнь 2022, 10:31

БДУның татар-рус бүлеге укырга чакыра!

Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеге бюджет хисабына быел көндезге бүлеккә 10 студент кабул итәчәк.

БДУның татар-рус бүлеге укырга чакыра!
БДУның татар-рус бүлеге укырга чакыра!

Озакламый республика мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өлгергәнлек аттестатларын алачак. Күпләр укуларын дәвам итеп, югары белем алырга теләячәк. Тик кайсы уку йортына гариза тапшырырга соң?

Бу уңайдан Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлеге сезне үзенә укырга чакыра. Белгечлек “Педагогик белем бирү (ике профильдә – Татар теле һәм әдәбияты, рус теле) дип атала. Бакалавриат программасы буенча уку 5 ел дәвам итә. Ахырда студентлар тел-әдәбият укытучысы, журналист, офис хезмәткәре кебек тормышта кирәкле һөнәрләр алып чыгачак.

Бюджет хисабына көндезге бүлектә укуга 10 студент кабул ителә. Керү имтиханнары түбәндәгечә:

  1. Рус теле буенча БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре;
  2. Җәмгыять белеме (Обществознание) буенча БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре;
  3. Татар теленнән БДУда эчке имтихан (тест).

Укырга кабул ителгән студентларның һәммәсе дә тулай торакта урын белән тәэмин ителә.

Моннан тыш коммерция нигезендә “Филология һәм медиакоммуникацияләр” (татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты) белгечлеге буенча читтән торып уку бүлегенә дә гаризалар кабул ителә. Бакалавриат программасы буенча уку 5 ел дәвам итә. Бер ел уку башка белгечлекләр белән чагыштырганда, шактый арзан – нибары 34 000 сум тәшкил итә. Ахырда студентлар журналист, телевидение тапшыруларын алып баручы,тел-әдәбият укытучысы, гид һәм башка һөнәрләр алып чыгачак.

Кабул итү имтиханнары түбәндәгечә:

Мәктәп тәмамлаучылар өчен:

  1. Рус теле буенча БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре;
  2. Рус әдәбияты буенча БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре;
  3. Татар теленнән БДУда эчке имтихан (тест).

Урта махсус уку йортлары (техникум, колледж, училище тәмамлаучылар өчен:

  1. Рус теле (БДУда эчке имтихан);
  2. Рус әдәбияты (БДУда эчке имтихан);;
  3. Татар теленнән БДУда эчке имтихан (тест).

Бәйләнеш өчен телефоннар:

89174438917 - Зарипова Ильмира Фәргать кызы;

89174874062 - Кәримова Зәбира Сәгыйт кызы.

Барыгызны да үзебездә көтеп калабыз!

Фото: old.chuvsu.ru

БДУның татар-рус бүлеге укырга чакыра!
БДУның татар-рус бүлеге укырга чакыра!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: