Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2022, 09:39

Сирәк кулъязмалар бик кирәк

Ә.-З. Вәлиди исемендәге милли китапханәнең иң кызыклы бүлекләреннән берсе -- кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге.

Сирәк кулъязмалар бик кирәк
Сирәк кулъязмалар бик кирәк

Ә.-З. Вәлиди исемендәге милли китапханәнең  кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлегендә революциягә кадәр һәм революциядән соң чорда дөнья күргән китап һәм гәзит-журналларның республикадагы иң зур коллекциясе тупланган. 900ләп нөсхәне XVII–XVIII гасыр башына караган уникаль китаплар исәбенә кертергә мөмкин. Аларның күбесе үз тикшеренүчеләрен көтә. Бүлектә бүген җиде хезмәткәр эшли, аларның өчесе иске төрки һәм гарәп телләрен белә.

"Туган якны өйрәнү бездә аеруча популяр. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре язган тикшеренүчеләр Рычков, Паллас, Ремезов һ.б. авторларның революциягә кадәрге басмалардан файдаланалар. Халык санын алу материаллары, календарьләр, белешмә әдәбият, «Вакыт», «Тормыш» гәзитләрен, «Шура», «Башкорт аймагы», «Сәсән» журналларын еш сорыйлар", -- ди  кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлегенең баш китапханәчесе Рәсимә Биккулова. 

Чыганак: Башинформ.

Сирәк кулъязмалар бик кирәк
Сирәк кулъязмалар бик кирәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: