Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2022, 09:52

"Ак күгәрчен"дә кемнәр җиңде?

"Ак күгәрчен" конкурсында башкорт һәм татар телләрендә җыр сүзләре иҗат итүчеләр ярышты. Беренче тапкыр узган конкурсның җиңүчеләре билгеле. Арада безнең актив авторларыбыз да бар.

"Ак күгәрчен"дә кемнәр җиңде?
"Ак күгәрчен"дә кемнәр җиңде?

"Ак күгәрчен" шигъри конкурсы башкорт һәм татар телләрендә җыр сүзләре иҗат итүчеләр өчен тәгаенләнгән һәм шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә багышлана. Расих аганың җырлары 1960 еллардан башлап Башкортстан һәм Татарстан җырчылары тарафыннан күп һәм еш башкарылды һәм һәр ике халыкның милли эстрадасының «алтын фонды» дип санала ала.

Бәйге 2021 елның 28 октябрендә, шагыйрьнең тууына 90 ел тулган көндә старт алып, жюри игътибарына  җыр текстлары итеп файдаланырга мөмкин булган шигырьләр кабул ителде.  Конкурста яшь һәм яшәү урыны буенча чикләүләр юк иде.  Бәйге Мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырылды. Конкурс идеясен Башкортостанның Кырмаскалы районы – Расих Ханнановның туган районы тәкъдим иткән. 

Беренче тапкыр үткән проектта Башкортстан, Татарстан, Мәскәү, Самар, Пермь, Сембер, Вильнюс һәм башка төбәкләрдән 7 дистәгә якын эш кабул ителгән.

Жюри әгъзалары Рим Хәсәнов, Фән Вәлиәхмәтов, Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова, Марсель Сәлимовларның уртак фикере белән, җиңүче дип, Кырмыскалы районында яшәгән иҗатчы, бик күп җырлар авторы Фирүзә Абдуллина (1 урын), "Башкортстан кызы" журналы мөхәррире Гөлназ Котыева, Борайдан Мәсүфә Әюпова (2 урын), Дүртөйле районында туып-үскән шагыйрь Венер Фәттахов,  Динара Кәримова (Һадыева) (3 урын) билгеләнде. Котлыйбыз, хөрмәтле каләмдәшләр!

Чыганак: белый-голубь.рф сайты, вакытлы матбугат.

Илгиз ӘХМӘТОВ фотолары.

"Ак күгәрчен"дә кемнәр җиңде?
"Ак күгәрчен"дә кемнәр җиңде?
"Ак күгәрчен"дә кемнәр җиңде?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: