Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2022, 21:33

“Азовсталь”дә яралы украина хәрбиләре ярдәмгә мохтаҗ

“Азовсталь”дә яралы украин хәрбиләрен украина гаскәрләре тарафыннан кулга алынган Русия хәрбиләренә алыштыру турында сөйләшүләр бара.

“Азовсталь”дә яралы украина хәрбиләре ярдәмгә мохтаҗ
“Азовсталь”дә яралы украина хәрбиләре ярдәмгә мохтаҗ

Украина хәрбиләре, коралларын ташлап, “Азовсталь” территориясеннән китәргә мөмкин, дип белдерде журналистлар белән брифинг вакытында Русия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков. Ул яралыларга медицина ярдәме күрсәтеләчәген дә өстәде.

Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин комбинат территориясеннән тыныч халык үзләре теләгән юнәлештә чыгып китәргә  мөмкин, дип белдергән иде. Бу белдерүдән соң  комбинат территориясеннән барлык хатын-кызлар, балалар һәм картлар киткән, әмма украина хәрбиләре эчке якта калган, дип хәбәр ителгән иде.

“Азовсталь”дә яралы украин хәрбиләрен украина гаскәрләре тарафыннан кулга алынган Русия хәрбиләренә алыштыру турында сөйләшүләр бара.

Исегезгә төшерәбез, 24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск республикалары җитәкчеләренең мөрәҗәгатенә җавап итеп махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Украина территорияләрен оккупацияләүне планлаштырмый, әмма халыкларның үзбилгеләнү  хокукы өчен чыгыш ясый.

 

Фото: tass.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: