Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2022, 23:08

Уфада Бөтендөнья татар конгрессына делегатлар сайланды

Башкортстаннан форумга 90 делегат барачак.

Уфада Бөтендөнья татар конгрессына  делегатлар сайланды
Уфада Бөтендөнья татар конгрессына делегатлар сайланды

12 апрель Уфада август аенда узачак Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаена делегатлар сайлау чарасы узды. Ул Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кече залында узды. Чарада Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин 30 март татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре белән конгресска барачак делегатлар исемлеге төзелүен, анда милләт өчен зур эшләр башкарган кешеләр генә керүен сөйләде. Иң башта форумга барачак шәрәфле кунаклар исемлеген укып ишеттерде. Исемлектә 30дан артык кеше, алар арасында Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, җырчылар Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова, Зифа Нагаева, шагыйрәләр Дилә Булгакова, Лилия Сәгыйдуллина һәм башкалар бар. Аннан соң делегатлар исемлеге укылды. Альфред Дәүләтшин Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның да Башкортстаннан сайлануын әйтте. Башкортстаннан форумга 90 делегат барачак. Алар арасына татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре, татар басмаларының баш мөхәррирләре, татар кафедралары җитәкчеләре, милли хәрәкәттә катнашкан кешеләр кергән.

Делегатлар арасында “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова, даими авторларыбыз Хисаметдин Исмәгыйлов та бар.

Чара ахырында Васил Шәйхразиев берничә кешегә бүләкләр дә тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында шагыйрәләр Дилә Булгакова һәм Рафига Усманова, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов, Башкорт опера һәм балет театры солисты Марат Шәрипов та бар.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: