Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2022, 20:04

“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!

Бүген Уфаның “Конгресс-холл” бинасында узган йомгаклау тантанасында татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсының җиңүчесе дә игълан ителде. Кем соң ул? Җавап – сайтта!

“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!
“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!

Хәтерегезгә төшерәбез: Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы 10 мартта, онлайн рәвештә, “Методик остаханә” сынавыннан башланган иде. Һөнәри ярышта 13 укытучы катнашырга теләк белдерде. Болар: Зөлфирә АБДУЛЛИНА (Күгәрчен районы, Күгәрчен мәктәбе), Илсөяр ӘХМӘДИЕВА (Яңавыл районы, Яңа Уртавыл мәктәбе), Алия НИГАМАЕВА (Нефтекама шәһәре, “Белем” полилингваль мәктәбе), Ләйсән ТИМЕРБАЕВА (Октябрьский шәһәре, 1 нче мәктәп), Лилия ГАЙФУЛЛИНА (Кыйгы районы, Еланлы мәктәбе), Гүзәл ИСЛАМОВА (Борай районы, Чалкак мәктәбе), Эльмера МӘРДӘМШИНА (Илеш районы, Ишкар мәктәбе), Ләйсән МОРЗАЕВА (Дүртөйле районы, Исмаил мәктәбе), Айгөл НУРИСЛАМОВА (Кушнаренко районы, Иске Камышлы мәктәбе), Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе), Альбина ХӘЙРУЛЛИНА (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1 нче мәктәбе), Илзидә ХӘЙРУЛЛИНА (Әлшәй районы, Слак мәктәбе), Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе).

15–18 март көннәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы көндезге этабының “Укытучы-профи” дип аталган беренче этабы узды. Катнашучылар Уфаның 65нче һәм 84нче Татар гимназияләре укучылары алдында дәрес өлгесе күрсәтте. Нәтиҗәдә, “Методик остаханә” һәм “Укытучы-профи” сынауларында иң күп баллар җыйган 7 укытучы “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтте. Менә алар: Гүзәл ИСЛАМОВА (Борай районы, Чалкак мәктәбе); Эльмера МӘРДӘМШИНА (Илеш районы, Ишкар мәктәбе); Ләйсән МОРЗАЕВА (Дүртөйле районы, Исмаил мәктәбе); Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе); Ләйсән ТИМЕРБАЕВА (Октябрьский шәһәре, 1 нче мәктәп); Альбина ХӘЙРУЛЛИНА (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1 нче мәктәбе); Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе).

“Укытучы-мастер” туры 19мартта узды. Анда катнашучылар мастер-класс күрсәтте һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарды. Иң көчле биш укытучы көндезге этапның “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турына узды. Алар: Гүзәл ИСЛАМОВА (Борай районы, Чалкак мәктәбе); Эльмера МӘРДӘМШИНА (Илеш районы, Ишкар мәктәбе); Ләйсән МОРЗАЕВА (Дүртөйле районы, Исмаил мәктәбе); Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе); Ләйсән ТИМЕРБАЕВА (Октябрьский шәһәре, 1 нче мәктәп); Альбина ХӘЙРУЛЛИНА (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1 нче мәктәбе); Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе)..

Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция. Укытучыга сорау” сынавыннан соң билгеләнде. Монда укытучылар матбугат вәкилләре, укытучылар, ата-аналар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышты, аларның сорауларына җавап бирде, кайчак бәхәскә дә кереп китте. Монда инде һөнәри осталык белән бергә бәхәс кору культурасы, рус телен камил белү дә кирәк иде, чөнки финалчылар “Башкорт теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы”, “Рус теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” “Яшь ел укытучысы” республика бәйгеләренең финалчылары белән бәйгегә чыктылар.

Нәтиҗәдә, Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсының җиңүчесе итеп Дүртөйле районы Исмаил урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Имаметдин кызы МОРЗАЕВА танылды. Финалга чыгучылар Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау Грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Җиңүчене барлык укучыларыбыз исеменнән чын күңелдән котлыйбыз һәм тынгысыз хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Фото: https://www.bashinform.ru

“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!
“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: