Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2022, 07:46

“Ел укытучысы” конкурсының финалына кемнәр үтте?

Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2022” республика конкурсының финал өлешенә – “Укытучы-лидер” дип аталган өченче этабына үткән 5 бәйгеченең исемнәре билгеле булды. Кемнәр соң алар?

“Ел укытучысы” конкурсының финалына кемнәр үтте?
“Ел укытучысы” конкурсының финалына кемнәр үтте?

Һөнәри бәйгедә барлыгы 13 укытучы катнашты. Беренче этаптагы сынауларда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 7 укытучы конкурсның “Укытучы-мастер” дип аталган икенче этабына үткән иде.

Менә аларның исемнәре: Гүзәл ИСЛАМОВА (Борай районы, Чалкак мәктәбе); Эльмера МӘРДӘМШИНА (Илеш районы, Ишкар мәктәбе); Ләйсән МОРЗАЕВА (Дүртөйле районы, Исмаил мәктәбе); Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе); Ләйсән ТИМЕРБАЕВА (Октябрьский шәһәре, 1 нче мәктәп); Альбина ХӘЙРУЛЛИНА (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1 нче мәктәбе); Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе).

“Укытучы-мастер” этабы ике сынаудан торды. Укытучылар 18 мартта Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә сыйныф сәгате өлгеләрен жюри хөкеменә чыгарды. Ә 19 мартта Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында  алар осталык дәресләре – “Мастер-класс” күрсәтте. Беренче һәм икенче турда иң күп балл җыйган конкурсантлар һөнәри бәйгенең “Укытучы-лидер” дип аталган өченче этабына үтте. Менә аларның исемнәре:

  1. Ләйсән МОРЗАЕВА (Дүртөйле районы, Исмаил мәктәбе);
  2. Альбина ХӘЙРУЛЛИНА (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1 нче мәктәбе);
  3. Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе);
  4. Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе);
  5. Гүзәл ИСЛАМОВА (Борай районы, Чалкак мәктәбе).

22 мартта үтәчәк йомгаклау кичәсендә әлеге 5 конкурсантның һәммәсе дә “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” республика конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк.

Абсолют җиңүче “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы, өченче этаптан соң билгеләнәчәк. Андагы “Пресс-конференция” сынавында укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләре буенча  фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк.

“Ел укытучысы”ның исеме 22 мартта игълан ителәчәк.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

“Ел укытучысы” конкурсының финалына кемнәр үтте?
“Ел укытучысы” конкурсының финалына кемнәр үтте?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: