Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2022, 17:58

“Ел укытучысы” бәйгесенең икенче этабына кемнәр үтәр?

Бүген 13 бәйгеченең алтысын Уфаның 84 нче Татар гимназиясе кабул итте. Биредә алар жюри алдында татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес күрсәтте.

“Ел укытучысы” бәйгесенең икенче этабына кемнәр үтәр?
“Ел укытучысы” бәйгесенең икенче этабына кемнәр үтәр?

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2021” республика конкурсының көндезге этабы дәвам итә. Хәтерегезгә төшерәбез: кичә 13 конкурсантның җидесе көндезге этапның “Укытучы-профи” дип аталган турында дәрес үткәрүдә көч сынашты. Бәйге Уфаның 65 нче Татар гимназиясендә узды. Бүген исә калган 6 бәйгече Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә жюри алдында сынау тотты.

Аерым алганда, Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе) Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз” әсәре буенча дәрес үткәрде; Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе) Зәкәрия Әхмәровның “Агачлар да авырый” әсәре аша балаларны табигатькә сакчыл карарга чакырды; Алия НИГАМАЕВА (Нефтекама шәһәре, “Белем” полилингваль мәктәбе) укучыларны зат алмашлыклары белән таныштырды; Илзидә ХӘЙРУЛЛИНА (Әлшәй районы, Слак мәктәбе) үз дәресен тамырдаш сүзләргә багышлады; Эльмера МӘРДӘМШИНА (Илеш районы, Ишкар мәктәбе) Марсель Галиевның “Уйна әле” әсәрен бик үтемле итеп балаларга төшендерде; Айгөл НУРИСЛАМОВА (Кушнаренко районы, Иске Камышлы мәктәбе) укучыларга сүз төзелешен, тамыр һәм кушымча бәйләнешен аңлатты. Бүгенге бәйгечеләр арасында Эльмера МӘРДӘМШИНА, Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА кебек инде 20-25 еллык педагогик стажга ия булган тәҗрибәле укытучылар да, Алия НИГАМАЕВА кебек әле хезмәт юлына яңа аяк баскан яшьләр дә бар иде. Хәзер инде беренче этапның нәтиҗәләрен көтәргә кала.

Читтән торып үткәрелгән турда һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар мастер-класс күрсәтергә һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.

“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы”ның исеме 22 мартта игълан ителергә тиеш.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

“Ел укытучысы” бәйгесенең икенче этабына кемнәр үтәр?
“Ел укытучысы” бәйгесенең икенче этабына кемнәр үтәр?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: