Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2022, 17:21

“Ел укытучысы” бәйгесе кыза

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2022” республика конкурсының көндезге этабы башланды. Бүген 13 бәйгеченең җидесе Уфаның 65 нче Татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес күрсәтте. Калган алты конкурсантны әлеге сынау иртәгә Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә көтә. Бу хакта тулырак – сайтта!

“Ел укытучысы” бәйгесе кыза
“Ел укытучысы” бәйгесе кыза

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2021” республика конкурсының көндезге этабы башланды. Хәтерегезгә төшерәбез: 10 мартта бәйгечеләр читтән торып “Методик остаханә” сынавын үтеп, үзләренең укыту тәҗрибәсе, кулланылган алымнары белән уртаклашты. Бүген исә 13 конкурсантның җидесе көндезге этапның “Укытучы-профи” дип аталган турында дәрес үткәрүдә көч сынашты. Бәйге Уфаның 65 нче Татар гимназиясендә узды.

Аерым алганда, Зөлфирә АБДУЛЛИНА (Күгәрчен районы, Күгәрчен мәктәбе) “Фразеологизмнар” темасы буенча дәрес үткәрде; Илсөяр ӘХМӘДИЕВА (Яңавыл районы, Яңа Уртавыл мәктәбе) балаларны җөмләнең баш кисәкләре белән  таныштырды; Ләйсән ТИМЕРБАЕВА (Октябрьский шәһәре, 1 нче мәктәп) “Тәмле сүзләр” ярдәмендә әдәпле булырга өйрәтте; Альбина ХӘЙРУЛЛИНА (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1 нче мәктәбе) үз дәресен Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗатына багышлап, балалар белән бергә аның “Уйлап табучы” шигырен анализлады; Лилия ГАЙФУЛЛИНА (Кыйгы районы, Еланлы мәктәбе) үткәргән дәрес тә Роберт Миңнуллин иҗатында ана образын өйрәнүгә багышланган иде; Гүзәл ИСЛАМОВА (Борай районы, Чалкак мәктәбе) укучыларга сүз төзелешен, тамыр һәм кушымча бәйләнешен аңлатты; Ләйсән МОРЗАЕВА (Дүртөйле районы, Исмаил мәктәбе) үзе үткәргән дәрестә балалар белән бергә Шәйхи Маннурның “Чәчәкләр һәм снарядлар” шигырен сүтеп җыйды. Барлык дәресләр дә югары дәрәҗәдә үтте. 65 нче Татар гимназиясе укучылары белән ерак районнардан килгән укытучылар арасында тыгыз бәйләнеш урнашуы күренеп тора иде.

Калган 6 конкурсант өчен шундый ук сынау иртәгә, Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә узачак.

Читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар мастер-класс күрсәтергә һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.

“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы”ның исеме 22 мартта игълан ителергә тиеш.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының жюри комиссиясен Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов җитәкли.

Бәйгечеләргә уңышлар телик!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

“Ел укытучысы” бәйгесе кыза
“Ел укытучысы” бәйгесе кыза
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: