Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март 2022, 15:30

“Ел укытучысы” булып кем танылыр?

Бүген Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы башланды. Анда 13 укытучы көч сынаша. Кемнәр соң алар? Бәйгечеләрне нинди сынаулар көтә. Җавап – сайтта!

“Ел укытучысы” булып кем танылыр?
“Ел укытучысы” булып кем танылыр?

Бүген Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы башланды. Конкурста катнашучылар онлайн-этапта “Методик остаханә” дип аталган сынауны үтеп, үзләренең укыту тәҗрибәсе, кулланылган методик алымнары белән уртаклаштылар.

Һөнәри бәйгедә 13 укытучы катнаша. Болар: Зөлфирә АБДУЛЛИНА (Күгәрчен районы, Күгәрчен мәктәбе), Илсөяр ӘХМӘДИЕВА (Яңавыл районы, Яңа Уртавыл мәктәбе), Алия НИГАМАЕВА (Нефтекама шәһәре, “Белем” полилингваль мәктәбе), Ләйсән ТИМЕРБАЕВА (Октябрьский шәһәре, 1 нче мәктәп), Лилия ГАЙФУЛЛИНА (Кыйгы районы, Еланлы мәктәбе), Гүзәл ИСЛАМОВА (Борай районы, Чалкак мәктәбе), Эльмера МӘРДӘМШИНА (Илеш районы, Ишкар мәктәбе), Ләйсән МОРЗАЕВА (Дүртөйле районы, Исмаил мәктәбе), Айгөл НУРИСЛАМОВА (Кушнаренко районы, Иске Камышлы мәктәбе), Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе), Альбина ХӘЙРУЛЛИНА (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1 нче мәктәбе), Илзидә ХӘЙРУЛЛИНА (Әлшәй районы, Слак мәктәбе), Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе).

15 мартта татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсының көндезге этабы башланачак һәм 20 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ул Уфаның 84нче һәм 65нче Татар гимназияләре базасында үтәргә тиеш. Икенче этап үз эченә өч турны ала. “Укытучы-профи” дип аталган беренче турда бәйгечеләр гимназия укучылары алдында дәрес өлгесе һәм сыйныф сәгате күрсәтәчәк.

Читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар мастер-класс күрсәтергә һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.

“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы”ның исеме 22 мартта игълан ителергә тиеш.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының жюри комиссиясен Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов җитәкли.

Бәйгечеләргә уңышлар телик!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотоларында 2021 ел җиңүчесе Динара ХАРИСОВА һәм призер Айгизә ГАБДРАХМАНОВА.

“Ел укытучысы” булып кем танылыр?
“Ел укытучысы” булып кем танылыр?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: