Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2022, 23:26

Русия Президенты һәм Германия канцлеры Украина темасына сөйләшкән

Украинада узган махсус операциядә ике Башкортстан егете һәлак булган.

Русия Президенты һәм Германия канцлеры Украина темасына сөйләшкән
Русия Президенты һәм Германия канцлеры Украина темасына сөйләшкән

Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген “Бердәм Русия” фиркасенең төбәк бүлеге конференциясендә  хәбәр итте.

– Зианчура районында туып-үскән өлкән лейтенант Алексей Кондратьев хәрби сакта чакта вафат булды. Офицер автомобильдә барганда  авыр юл-транспорт һәлакәтенә тарыган. Зианчура районының Исәнгол авылында аның әти-әнисе, хатыны һәм биш айлык сабыйлары калды.

Өлкән сержант Кузьма Евгеньевич Николаев, Кырмыскалы районында туган, шулай ук сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган. Без, Алексей һәм Кузьманың туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Без хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен авыр хәлдә калдырмаячакбыз, кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез.

Украина территориясендә махсус операциядә катнашучы барлык сугышчыларыбыз да хәрби бурычларын батырларча үти –  алар чын геройлар. Без сезнең белән, кадерле дуслар! Барлык ил сезнең белән”, –  диде Радий Хәбиров “Бердәм Русия” фиркасенең төбәк бүлеге конференциясендә.

Конференциядә катнашучылар өлкән лейтенант Алексей Кондратьевны һәм өлкән сержант Кузьма Николаевны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бүген Германия канцлеры Олаф Шольц Украина тирәсендәге вәзгыять уңаеннан Русия Президенты  Владимир Путин белән телефон аша сөйләште. RT урыс телендә Шольц әфәнде  Украинадагы каршылыкны туктатырга һәм гуманитар ярдәм алу мөмкинлеген тәэмин итәргә чакырган. Русия Президенты телефон аша атна ахырында Русия-Украина сөйләшүләренең өченче раундын үткәрү планнары турында белдергән.

 

“Башинформ” фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: