Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2022, 17:25

Илсөяр ШӘЙМӨХӘММӘТОВА. Балкы, Башкортстан! Хикәя-бикәя

Бүген без белемле, билгеле, берәгәйле, булдыклы башлыкларыбыз булганга, башкалардан беренче булып барганга, билгеләнгән бурычлар башкарылганга борчусызбыз. Баш бирмә, Башкортстан, батыр бул, Башкортстан!

Илсөяр ШӘЙМӨХӘММӘТОВА. Балкы, Башкортстан! Хикәя-бикәя
Илсөяр ШӘЙМӨХӘММӘТОВА. Балкы, Башкортстан! Хикәя-бикәя

 Борын-борыннан бәрәкәтле, башбирмәс Башкортстаным – бәллүр бишегем! Белә-белгәннән балы, байлыгы, барлыгы белән билгеле Башкортстаным!

 Без бигрәк бәхетле буын: барлык бәлаләргә бирешмәс Башкортстаныбыз, бер-беребез белән бердәм, бишбармактай бербөтен, бериш булганга бәхетле булдык.

 Бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә бөркеттәй баhадир батырлар бил бирмәс, бабалары бәләкәч бәбиләрне биләүсәдән, балаларны бишектән багар, байталлары бәйгеләрдә бүләкләр белән бәhаланыр, былбыллары болыннарны, бакчаларны балладалары белән бизәр.

 Бүген ''Баек'' бәйгеләрендәге балкыган биюләребезсез Башкортстаныбыз булалмастай. Буыннар бәйләнеше булган, Бикбайлары, Бабичлары, Буранбайлары булган Бәхетстан беркайчан бирешмәс! Башкортстанымнын бай Бөрҗәне, Баймагы, борынгы Бөресе, балкыган башкаласы бар.

 Бүген без белемле, билгеле, берәгәйле, булдыклы башлыкларыбыз булганга, башкалардан беренче булып барганга, билгеләнгән бурычлар башкарылганга борчусызбыз.

 Баш бирмә, Башкортстан, батыр бул, Башкортстан!

Бу бикәямне бисмилла белән башладым, барлык белгәнемне бәянләдем.

 Бердәм булыйк, бергә булыйк, балкы, Башкортстан!

 Чакмагыш авылы.  

Илсөяр ШӘЙМӨХӘММӘТОВА. Балкы, Башкортстан! Хикәя-бикәя
Илсөяр ШӘЙМӨХӘММӘТОВА. Балкы, Башкортстан! Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: