Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2021, 14:22

Өй салуның ние бар?

Уфада узучы Халыкара бизнес атналыгы кысаларында төзүчеләр һәм банклар арасында бәйләнеш оештырылды. Башкортстанда торак төзү өчен акча, кредитларны ничек алырга? Сөйләшүнең төп темасы шул булды.

Өй салуның ние бар?
Өй салуның ние бар?

Президент Владимир Путин башлангычы белән төзелеш эшләрен өлешләп финанслаудан проект финанславына күчерү башта кире кабул ителде. Төзүчеләр төзелә торган торакка бәяләрнең күп тапкырлар артуын, төзелеш оешмаларының бөлгенлеккә төшүен һәм башка тискәре сценарийларны фаразлады. Акрынлап алар тынычланды һәм яңа схема буенча эшли башлады, ул гражданнар акчаларын махсус банк исәбеннән төзелеш тәмамланганнан соң гына алуны күздә тота.

– Бүгенге көндә экспертлар төзелеш тармагының эскроу-исәпләрне җәлеп итеп финанслау системасына күчүен уңай бәяли. Башкортстанда проект финанславы актив кулланыла. Гомумән алганда, әлеге механизмны куллануның уңай динамикасы күзәтелә, – дип билгеләп үтте Башкортстан төзүчеләр ассоциациясенең башкаручы директоры Адель Сәйфуллина һәм узган елның ноябрь аенда эскроу-исәпләрне җәлеп итү механизмын төзүчеләрнең 44 процентын гына кулланса, бүген 70 проценты куллана, дип өстәде.

Проектны финанслау программасы эшләтеп җибәрелгәннән соң, Башкортстанда төзелеш тәмамлангач, эскроуның 4100 исәбе ачылган. Бер ел эчендә республика буенча проектлы финанслау күрсәткече ике тапкыр арткан. Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин сүзләренә караганда, иң җитди мәсьәләләрнең берсе – кече шәһәрләрдә йортлар төзи торган төбәк төзүчеләренең проект финанславын җәлеп итү.

1 ноябрьгә банкларга 344 гариза бирелгән, шул исәптән әлегә 103е кабул ителгән, 89ы гына хупланган. Олег Байдин билгеләп үткәнчә, мегаполисларда да, үзәктән ерак һәм кечкенә шәһәрләрдә дә төзүчеләргә карата таләпләр бер үк. Шул ук вакытта проектларның маржинальлеге шактый аерылып тора.

– Банкларның баш тартуының сәбәбе, йорт салучыда, салымнар буенча җитешсезлекләрдән тыш, нәтиҗәсезлек яисә проектларның түбән маржинальлеге. Бу шартлардан чыгып, тармакны башкалада эшләмәгән зур булмаган компанияләр ташлап китәргә мөмкин. Әлбәттә, Русия Президенты Владимир Путин куйган күрсәткечнең кимү куркынычы бар, – диде департамент җитәкчесе, Хөкүмәт позициясен белдереп.

Мондый сценарий булдырмас өчен дәүләт хакимияте органнарының, төзелеш секторының һәм банк берләшмәләренең килешеп эшләве кирәк, дип ассызыклады ул.

Фото: i-gazeta.com

Өй салуның ние бар?
Өй салуның ние бар?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: