Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь 2021, 12:20

Фатир алганда алданма

Хәзерге вакытта Башкортстанда 116 төзелеп бетмәгән торак йорт бар. Зыян күрүчеләр реестрында 7 мең кеше исәпләнә. Алданган өлешчеләр проблемаларын 2023 елның ахырына кадәр хәл итәргә вәгъдә итәләр.

Фатир алганда алданма
Фатир алганда алданма

Төбәк белән идарә итү үзәге (ЦУР) һәм Төзелеш министрлыгының БСТ телеканалында махсус брифингы үтте. Анда фатир сатып алганда алданган өлешчеләрнең сорауларына җавап бирделәр.

Бердәм реестрдан (ЕРПО) күренүенчә, хәзерге вакытта Башкортстанда 116 төзелеп бетмәгән торак йорт бар. Зыян күрүчеләр реестрында 7 мең кеше исәпләнә.

Күпләр "Мәскәү (Московский)" комплексы проблемасы кайчан хәл ителер дип кызыксынды. "Бу торак комплекс буенча процесс сузылды. Ике атна элек федераль фонд белән киңәшмә үткәрелде, торак комплексының дүрт йортын нәкъ менә федераль фонд алачак. Әлеге объектны төзү, кайбер бәяләүләр буенча, 1,8 млрд сумга төшәргә мөмкин. Ноябрьдә банкротлык процедурасы үткәреләчәк, ул вакытта фонд төзелешкә тотына алачак. Киләсе елның икенче кварталына әлеге объект буенча карар планлаштырыла ", – диде төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Уфаның Киров районында "Госстрой" компаниясенең проблемалы объекты булган "Ак елга (Белая река)" торак комплексында 400 кеше әле үз фатирларыннан ачкычлар  ала алмаган, алар да объектны тапшыру сроклары белән кызыксынды. Бу комплеста барлык фатирларны да киләсе елның августына тапшыру планлаштырыла.

Шулай ук туры эфирда Дим бистәсендәге "Уңайлы (Уютный)" торак комплексы турында хәбәр иттеләр. Биредә төзүчеләр ике ел буе Дәүләт торак күзәтчелеге тарафыннан бирелгән кисәтүләрне төзәтеп бетерә алмый. Хәзерге вакытта әлеге объектны тикшерү бара.

“Бәйрәм” торак комплексында кайбер өлешчеләр – түләүләр, икенчеләре төзелеп беткән йортлар алачак, дигән карар кабул ителгән. Киләсе елның языннан төзелеш мәйданчыгына чыгу планлаштырыла. Төзелешне тәмамлауның якынча срогы – 2022 елның IV кварталы.

Чыганак: bashinform.

Фатир алганда алданма
Фатир алганда алданма
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: