Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2021, 13:03

Яшьләр фатирнигы

Уфада яшьләр өчен чираттагы "Татарча фатирник" үтте. 

Яшьләр фатирнигы
Яшьләр фатирнигы

Аулак өй форматында үткәрелгән чараның төп максатлары булып туган телебездә җанлы аралашу, тәҗрибә уртаклашу, халкыбызның алтын фондындагы җырларны барлау тора.
 11 ноябрьдә  Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында чираттагы әдәби-мәдәни фатирник  үтте.

Ерак араларны, озын юлларны якын итеп кайткан якташларыбыз,  Татарстанның яшьләр хәрәкәте лидерлары Ленария Мөслимова һәм Гүзәлия Гыйниятуллина да катнашты анда.

Кичә барышында яшь буын өчен тәгаенләнгән төрле проектлар, акцияләр турында фикер алыштык, чит илләрдә яшәп телне, гореф-гадәтләребезне онытмаган, аларны көндәлек тормышта  кулланган,  балаларында да, оныкларында да туган телебезгә сөю кабызган милләтәшләр турында кызыклы фильм күрсәтелде. 

Алмаз Әсхадуллин думбыра, курай, кубыз, гармун инструментларына презентация ясады. Осталык дәресе үткәрде, татар-төрки музыкаль этнотөркем турында сөйләп узды. Моңлы сандугачыбыз Кадрия Исламова җырларын бүләк итте. 

Чара чәй табыны белән тәмамланды. Кичәдә-фатирникта катнашучы кызлар-егетләр тирән рәхмәтләрен белдерделәр, яхшы кәеф дулкынында таралыштылар.


Юлай НИЗАЕВ.

Яшьләр фатирнигы
Яшьләр фатирнигы
Яшьләр фатирнигы
Яшьләр фатирнигы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: