Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2021, 10:24

Республика көне – рухи бердәмлек бәйрәме

Рухи бердәмлек, халыклар дуслыгы Башкортстанның “визит карточкасы”на әверелде. Шушы дуслык, бердәмлекне күз карасы кебек сакласак иде!

Республика көне – рухи бердәмлек бәйрәме
Республика көне – рухи бердәмлек бәйрәме

Советлар Союзы таркалганнан соң узган 30 ел, минем карашка, беренче чиратта, Башкортстанда яшәүче халыкларның рухи үсешенә бик уңай йогынты ясады. Мин моны үз язмышым, гомер юлым аша да ача алам. Республикадагы татар матбугатына гына күз салыйк. 1991 елга кадәр Башкортстанда татарча тик “Кызыл таң” гәзите генә чыга иде. Төгәл 30 ел элек татар телендә “Өмет” яшьләр гәзите чыга башлады. Кыю, курку белмәс гәзиттә без – студентлар язарга өйрәндек, журналистика серләренә төшендек. 1994 елда “Тулпар” яшьләр журналы чыга башлады. Менә инде 27нче ел мин аның сафларында.        

1990 елга кадәр республика югары уку йортларында татар бүлеге бары тик Башкорт дәүләт университетында гына эшли иде. Соңыннан татар бүлекләре Башкорт дәүләт педагогия университетында, Стәрлетамак, Бөре пединститутларында ачылды, яшьләрдән алар өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләнә башлады. Мин дә Башкорт дәүләт университетында аспирантура үтеп, күренекле галим Әхмәт ага Сөләйманов җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе якладым. Журналда эшләү белән беррәттән инде 26 ел БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында хезмәт куям. Әле бу бер кеше язмышы гына. Ә мондый язмышлар – миллионнар.

Театрларга күз салыйк. 1991 елга кадәр Башкортстанда бер генә татар театры да юк иде. Ә хәзер алар икәү! Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы Уфаның нәкъ уртасында, бөек Тукаебыз һәйкәле янында тирә-якка нур чәчеп утыра. Туймазы татар драма театры исә Туймазының күрке.

Менә шулай. Рухи бердәмлек, халыклар дуслыгы Башкортстанның “визит карточкасы”на әверелде. Шушы дуслык, бердәмлекне күз карасы кебек сакласак иде!

Бәйрәм белән, дуслар!

Фото: tatar-duslyk.ru

Республика көне – рухи бердәмлек бәйрәме
Республика көне – рухи бердәмлек бәйрәме
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: