Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2021, 07:17

Путин – Әбҗәлилдә!

Русия Президенты Башкортстанга килеп, ак цемент җитештерүче югарры технологияле Cemix ProWhite заводын ачуда катнашты, предприятие хезмәкәрләре һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашулар үткәрде.

Путин – Әбҗәлилдә!
Путин – Әбҗәлилдә!

«Бүген сезнең белән бергә булуыма һәм эре инвестицион проектны уңышлы гамәлгә ашыру белән котлавыма бик шатмын. Бу - Русия һәм Австрия арасында тыгыз инвестицион хезмәттәшлек үрнәге. Төзүчеләргә, технологларга, заводны булдыруда катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Продукция илнең төзелеш тармагында бик кирәк булачак, ул хәзер актив үсешә, анда безнең планнар зур. Заводта алдынгы технологияләр һәм дөньяның иң яхшы практикалары кулланылуы, җитештерү процессы катгый экологик стандартларга туры килә торган иң югары экологик стандартларын үтәүне күз алдында тотуы мөһим», – диде Владимир Путин.

Заводны эшләтеп җибәрү тантанасыннан соң Владимир Путин предприятие хезмәткәрләре һәм төзүчеләре белән очрашты.

Русия Президенты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка инвесторлар өчен яхшы шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

«Мин әле Австрия партнеры белән сөйләштем, ул миңа үз планнары турында сөйләде. Алар дүрт этаптан тора һәм инвестицияләр күләме миллиард евродан артыграк. Бу – аларга шартлар тудырган кешеләргә ышаныч дигән сүз. Әлеге очракта бу – республика җитәкчелеге. Шуннан уңыш килеп чыга да инде. Уңышлы эштән башка яхшы перспективалар юк, ә алар монда бар», – диде ил җитәкчесе.

«Бездә элек-электән эшче сыйныф – әйдәүче көч. Бу совет штампы иде, әмма әле дә шулай», – диде Владимир Путин Әбҗәлил районындагы «Цемикс» заводы эшчеләре һәм төзүчеләре белән очрашуда.

– Инженерлык күнекмәләреннән башка икътисад эшләми инде. Эшчеләр катлаулы җиһазлар, "беспилотниклар", күп мәгълүмат белән эш итә. Әмма авыррак булган саен, кызыклырак. Билгеле булганча, мәктәпне тәмамлаучыларның 60 проценты эшче һөнәрләргә укырга ниятли. Гомумән, икътисадның уңышы хезмәткәрләрне әзерләүгә бәйле. "Вордскиллсз" да моңа җитди этәргеч булды. Бу хәрәкәт нәтиҗәсендә эшче сыйныфка хөрмәт арта. Башкортстан чемпионат финалын тиешле дәрәҗәдә үткәрә алыр дип ышанам. Анда катнашучылар һәм компетенцияләр саны буенча чара Казандагы дөнья беренчелегеннән югарырак булачак. Мин килә аламмы-юкмы –әлегә әйтә алмыйм, әмма тырышачакмын.

Соңыннан Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу үткәрде. Анда республикада коронавирус пандемиясенә каршы тору, ике югары уку йортын – БДУ һәм УДАТУны берләштерү, алданган дольщикларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Фото: Башинформ.

Путин – Әбҗәлилдә!
Путин – Әбҗәлилдә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: