Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2021, 13:16

"Атайсал" проекты популяр

Чакмагыш районы Имәнлекул авылының «Метеор» командасы өчен хоккей формасы сатып алынган. Проектның иганәчесе – Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты, «Базы» хуҗалыгы директоры Вадим Васильевич Соколов.

"Атайсал" проекты популяр
"Атайсал" проекты популяр
"Атайсал" проекты популяр
"Атайсал" проекты популяр

«Атайсал – Кече Ватан» республика проекты кысаларында Чакмагыш районы Имәнлекул авылының «Метеор» командасы өчен хоккей формасы сатып алынган. Проектның иганәчесе – Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты, «Базы» хуҗалыгы директоры Вадим Васильевич Соколов.
 "Метеор" хоккей командасында 9дан 18 яшькә кадерге балалар шөгыльләнә. Команда соңгы елларда призлы урыннар яулый, 2021 елда команданың 4 уенчысы район командасы составында "Алтын алка" кубогына ия булган. Хоккей формасы төрле җәрәхәтләрдән һәм имгәнүләрдән саклау өчен кирәк.
Билгеле булуынча, «Атайсал – Кече Ватан» проектын төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров башлап җибәргән иде. Проектка авыл җирлеге башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар, фермер хуҗалыклары башлыклары һәм эшмәкәрләр кушылды.
Фикердәшләр, туган авыллары һәм шәһәрләре язмышына битараф булмаган кешеләр хәйрия программаларын тормышка ашыра. Проект порталына 700 дән артык гариза килгән, алар арасында республика халкы гына түгел, ә башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче кешеләр дә бар.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: