Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2021, 21:15

Уфада фәнни сессия

Уфада башкорт халкының этник тарихына һәм антропологиясенә багышланган фәнни сессия бара.

Уфада башкорт халкының этник тарихына һәм антропологиясенә багышланган фәнни сессия бара.Ул истәлекле датага багышланган: СССР Фәннәр академиясе тарих бүлегенең башкорт этногенезына багышлап үткәргән фәнни сессиясенә – 50 ел. “Евразия төрки халыкларын фәнара тикшеренүләр контекстында башкортлар” дип атала. Пленар утырыш һәм секцияләр “Башкортстан” кунакханә комплексының конференцияләр залында уза. Мәскәүдән, Белоруссиядән, башка төбәкләрдән кунаклар бар. Беренче көнне фойеда китап күргәзмәсе, милли кием өлгеләре белән танышырга мөмкин булды. Сессиянең икенче көнендә секцияләр үз эшен дәвам итәчәк.
Гыйльми җыенның эше, әйтергә кирәк, оешканлык һәм аерым бер күтәренкелек белән бара. Чыгышлар игътибар белән тыңлана, сораулар, комментарийлар күп. Бу аңлашыла да. Чөнки сессиянең темасы шактый кызыклы. Һәр халык үзенең килеп чыгышы белән кызыксына, үзенең тамырларын эзли, ерак һәм якын туганнарын барларга омтыла; үзен халык буларак оештырып торучы, танытучы сыйфатларны аңларга, табарга, башкалар белән чагыштырырга тели.
Пленар утырыш Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадрановның, Башкортстан Фәннәр академиясенең президенты вазифасын башкаручы Камил Рамазановның сәламләү сүзләре белән ачылды.
Тарих фәннәре докторы Игорь Кызласовның төрки тамгалар турындагы чыгышы бик кызыклы булды. Баксаң, төрки тамгалар атадан улга күчкән, әмма тамгага нинди дә булса элемент өстәлә килгән. Рюриковичлар геральдикасында да Хазар каганаты тамгалары системасы кулланылган.
Филология фәннәре докторы, урал гаиләсе телләре буенча танылган белгеч Юлия Норманская ЛингвоДок (http://lingvodoc.ispras.ru/) платформасы турында сөйләде. Ул бу ресурс өстендә 2013 елдан башлап эшли, анда хәзерге вакытта Русиянең Урал һәм Алтай телләре гаиләләренә караган, югалып баручы 900дән артык диалекты буенча аудиосүзлекләр һәм корпуслар җыелган. Бу платформа нигезендә телләр турында мәгълүмат саклау, мәгълүмат эзләү, онлайн режимда телләрнең фонетик охшашлыгын ачыклау, синхрониядә фонетик, морфологик яки лексик изоглоссалар төзү һәм аларның диахрониядә үзгәрешләрен ачыклау мөмкинлеге бар.
Юлия Викторовна шулай ук башкорт диалектлары проблемасына тукталды. Билгеле булуынча, соңгы арада Башкортстанда башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына игътибар көчле, бу диалектта диктантлар языла, “Акбузат” журналының махсус саннары чыга. Ю.В.Норманская үз чыгышында Николай Катановның XIX гасырда җыйган фонетик материалларына (https://repo.kpfu.ru/jspui/handle/net/15915) тукталды.
Читайте нас: